Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин үзе турында гайбәтләрне кире какты


Путин үзенең хатыны белән аерылышып, Алинә Кабаевага өйләнүе турында сүзләрне "ялган" дип атады.


Путин үз хатыны белән аерылышып, тиздән гимнастика буенча дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутат Алинә Кабаевага өйләнә икән дигән гайбәт бик тиз таралды. Бу сүзләр һәркемнең телендә булды. Җомга көнне ил башының шәхси тормышы турындагы гайбәтләргә нокта куелды. “Бу сүзләр ялган”, дип белдерде Путин Сардиниядә узган Сильвио Берлускони белән уртак матбугат очрашуында.

“Бу мәкаләләрдә күп кенә уңышлы эшләүче һәм чибәр хатын-кызлар телгә алына. Әлбәттә аларның һәркайсы миңа, барлык Русия хатыннары кебек үк ошый. Чөнки иң сәләтлеләр һәм иң чибәрләр кызлар Русиядә яши. Сәясәтчеләр пыяла йортта яши дигән гыйбарә миңа таныш. Гел күз алдында булган кешеләрнең тормышы турында җәмгыятьнең белеп тору хокукы бар. Ләкин, монда да чикләүләр булырга тиеш. Башка кешенең шәхси тормышына беркемнең дә борынын тыгарга хокуккы юк”, дип белдерде Русия президенты Владимир Путин.
XS
SM
MD
LG