Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда район милиция башлыгы үтерелде


Чечняда көч белән алып кителгән район милиция башлыгының мәете табылды.

Чечен эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, шаһитләр атнакичтә Ассиновская шәһәрендә автомат кораллар тоткан 3 кешенең милиция капитаны Али Гайдамуровны көч белән машинага утыртып алып китүен күргән.

Берничә сәгаттән атың утлы коралдан теткәләнгән мәете юл кырында табылган.

Интерфакс хәбәр агентлыгы, исеме аталмаган җирле бер рәсми сүзләренә таянып, Ассиновскаяда хакимият бинасына җомга иртән ут төртелгәнлеген, әмма кешеләргә зарар булмаганлыгын белдерде.
XS
SM
MD
LG