Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсильвания штаты хәлиткеч сайлау алдында тора


Пенсильвания штаты Һиллари Клинтон яки Барак Обаманы сайларга тиеш. Икесенең дә бу сайлауда җиңү ихтималы бер тирә. Әмма Клинтон өчен бу җиңү хәлиткеч була ала.

АКШта президент сайлавы тирәсендәге хәлләр 6 атнага тынып торган иде. Бүген шау-шу илнең төньяк-көнчыгышындагы Пенсильвания штаты тирәсендә бара.

Пенсильвания – элеккедән үк корыч, күмер шахталары һәм җитештерү сәнәгате туплан штатларның берсе. Соңгы вакытларда эш урыннарының кыскартылуы нәтиҗәсендә биредә эшсезләр саны артты. Берничә атна элек кенә фикер белешүләрдә биредә Клинтон Обамадан 20% алда бара иде. Тавыш бирүгә берничә көн калганда аерма 5%ка төште.

Намзәтләрнең икесе дә штат буйлап халык белән очрашып йөрде. Обама телевидение аша күрсәтелгән рекламада Клинтоннан ике мәртәбә күбрәк акча тоткан. (Обама $9 миллион, Клинтон $4 миллион). Обаманың кайбер җыйыннарына 35 меңләп кеше катнашкан. Аның популярлыгының сере – американ сәясәтенә яңалык алып килүе, ди белгечләр.

"Безнең вакытыбыз килде. Безнең бер төрлелектән чыгып яңалык сайлау вакытыбыз җитте. Бу – кичәге ялгыш сәясәтнең икенче битен әйләндерү чоры. Бу – һәр америкалының американ хыялына ирешү вакыты. Минем өчен 22 апрельдә генә түгел, аннан соң да зур сайлауда тавыш бирерсез дип өметләнәм. Һәм бергә без дөньяны үзгәртә алачакбыз," - дип мөрәҗәгать итте Обама үз чыгышларында.

Намзәтләрнең икесе дә үз чыгышларында халыкка якын булуларың, гади кешеләр булганнарын күрсәтергә тырышты. Клинтон 1990 елда Босниягә килгәндә очкыч снайперлар һөҗүме астында утырды, дигән сүзләрен соңырак кире какты

"Ялгыштым, беләсезме мин аны башка төрле хәтерләгән булганмын. Аннары үземнең кешеләрем белән бергә искә төшердек, чыннан да ялгышканмын. Була торган хәл, бу кайберәүләр өчен – көтелмәгән хәл була ала, әмма бу минем дә гади кеше булганымны аңлата," - дигән иде Клинтон очрашуларның берсендә.

Халыкка һәм журналистларга сөйләргә сүз күп...

Барак Обаманың хатыны Мишель, өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтеп, Барак салган оекбашын алып куймаса бетте башы, ди. Иренең халык алдында үзгәреш һәм өмет китерүе турындагы чыгышларының аның үз өендә бер файдасы да юк икән.

Сенатор Джон МакКэйн үзенең сайлау алды очрашуларына Роберта ханым исемле 95 яшьлек әнисе белән йөри диләр. Моның белән ул үзенең 71 яшен – президент булырга киртә була алмавын күрсәтә. Журналистлар үз чиратында МакКэйнның сайлаучылар белән очрашуларының ни өчен шундый кыска булуына үзләренчә нәтиҗә ясады – 95 яшьлек ханымга сәхнәдә озак басып тору авырга килергә мөмкин.

Балалар!

Менә кемнәр сайлау алды кампаниясендә катнаша ала бит! Биредә сүз камералар алдына чыгарылган яшь сабыйлар турында гына бармый. Хаттә Обаманың кызлары 6 яшьлек Саша белән 9 яшьлек Мәлиядән дә әтиләренә күп файда булмас.

Үсмер яшенә җиткән балалар башка вакытта күбрәк проблемалар тудырса, бу юлы алар ата-аналарына нык кына ярдәм итәргә мөмкин. Клинтоннар гаиләсе үзләренең кызларын элегрәк мәгълүмат чараларыннан яшеребрәк тотты. Хәзер исә Челси Клинтонга 27 яшь, узган ел ул эшеннән китеп әнисенә сайлау алды кампаниясендә ярдәм итәргә булды. Хәзер ул Американың төрле штатларында университетларда студентлар белән очрашып әнисенең программасын аңлатып, сорауларга җавап биреп йөри.

Джон МакКэйн кызы Меганга 23 яшь. Журналистлар аның халык алдына чыгарга яратмаганын белә. Шуңа күрә Меган әтисе өчен кампанияне интернетта алып бара. Аның үзенең блогы бар. Анда Меган әтисе белән кая барганын, анда нишләгәннәрен яза, видеоларын төшерә, әтисе белән горурлануын сөйли... МакКэйннарның кайларда йөргәне һәм кайсы штатларда очрашулар үткәргәне – нәкъ беренчел сайлаулар барышына туры килә. Меган МакКэйн бер тапкыр да әтием өчен тавыш бирегез дип әйтми, аның ни кадәр яхшы кеше булганы турында гына сөйли...


XS
SM
MD
LG