Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яулыклы кызлар эш таба алмый


Дини хатын-кызлар “террорчы”, “сектант” дигән сүзләрне дә ишетә.
Дини хатын-кызлар “террорчы”, “сектант” дигән сүзләрне дә ишетә.

Яулыклы мөслимәләрне эшкә алырга бик теләмиләр. Алар шулай ук үзләренә карата “террорчы”, “сектант” дигән сүзләрне дә ишетә.

Татарстан мөселман хатны-кызлары оешмасы чираттагы пленумын Казанда оештырды. Аның эшендә шулай ук Ижау, Чувашия, Сембер ханымнары да катнашты. Пленумга килүче абыстайлар үз проблемаларын ачып салды. Эш яшендә булганнарның эшсезлек проблемасы борчый. Эшкә алганда киемнәренә карап кимсетелү очраклары бар икән. Дини ханымнар шулай ук үзләренә карата “террорчы”, “сектант” дигән нахакларны да ишетә.

Аларга хас булган

Аларны эчкечелек. наркомания, өлкәннәргә күрсәтелүче мәрхәмәтсезлек галамәтләре борчый. Ә шул ук вакытта мөселман хатын-кызларының үзләренә генә хас булган проблемалары да бар икән.

Мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина күптән түгел генә бу нисбәттән махсус түгәрәк өстәл ясаган. Чиновникларны да чакырган. Белемле кызларга аеруча эш табу авыр, ди. Хезмәт хакы югары булган эшләргә аларны алмыйлар икән. Дәүләт эшенә дә яулыклы кызларны эшкә алырга теләмиләр, ди ул. “Менә алар югары белем ала. Аннары алар кибеттә, ашханәдә, җыештыру эшендә эшләргә мөҗбүр. Башка төшемле эшләрдә аларга урын юк”, - дип борчыла Наилә Җиһаншина.

Яулык булгач булмый

Ә Нәзимә Сөләйманова Буадан килгән. Ул эшкә алганда төп проблема булып яулык кию килеп чыга ди. Ак яулыклы апалар һәм кызларны күпләр эшкә алырга куркалар икән. “Мин бервакытта банкта эшләргә тиеш идем. Анкетамны бик әйбәт дип мактап әңгәмәгә чакырдылар. Соңыннан әйттеләр: яулык булгач эшләтеп булмый дип”, - ди ул.

Ә Наилә Җиһаншина: “Эшкә алганда дресс-код юк. Канун шулай куша бит. Кызларга да шуны ки, моны кимә дип әйтә алмыйбыз. Менә без бу сорауны дәүләт каршында да куйдык. Ярдәм итәбез, диделәр. Шуңа күрә кызлар, кимсетү күрсәгез, безгә языгыз. Без исә дәүләттән, министрлыклардан сезне кимсетүчеләрне җаваплылыкка чакыртырбыз”, - ди. "Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Мөселман хатын-кызлары оешмасына җавап бирде. Ул милли яки дини чалымнарга карап эшкә кабал итмәү канунга сыймый, дип аңлатты", - дип өсти Җиһаншина.

Авылда бит дини булмаганга да эш юк

Тик дини кызлар эшкә алынганда гына кимсетелми, аларга башка җирләрдә дә кырын карыйлар. Нәзимә Сөләйманованың мәктәптә укучы кызына да “террорчы” дип әйткәннәр. Бу Буадагы хәл. Анда дини үсеш “чагыштырмача яхшырак” дип санала. Ә менә Кама тамагында дини укуларны берничә ел элек кенә башлап җибәргәннәр. Андагы Баш абыстай исә мөселман хатын-кызларына үзе дә белем бирә, саннары артыр дип өметләнә. Мөнирә абыстай Хәлиуллина Кама тамагында башка хатын кызларга да эш табу кыен ди. “Авыл районнарында авыр бит. Кызларга эш юк, диниенә дә, башкасына да”, - ди ул.

Әти-әниләре, ирләре яки туганнары да курка

Яулык бәйләгән кызлар бер эш хуҗаларын гына куркытмый. Актаныштан Рисәлә Шәвәлиева кызларның дингә килүе яки яулык бәйләве кайчакны әти-әниләрен дә, ирләрен яки туганнарын да куркыта ди. Ул дини кызларга "ваһһабчы", "монашка" дигән сүзләрне "ычкыдыруларын" да күргән. “Тик аларның рухы көчле. Авырлыклар булса да безнең сан арта”, - дип өсти ул.

Чит төбәкләрдә тагын да авыр

Наилә Җиһаншина исә Татарстанда дини ханымнарга алай ук авыр түгел әле дип саный. Дини кешеләрне монда аңлау бар, ди ул. “Дәүләт даирәләрендә дә безгә ярдәм итәргә телиләр”, - ди ул. Наилә ханым чит төбәкләрдә, аеруча зур шәһәрләрдә дини мөселман хатын-кызларына тагын да авыр дип саный.

XS
SM
MD
LG