Халыкара Олимпия комитетының уеннарга әзерлеккә бәя бирү комиссиясе рәисе Жан-Клод Килли Сочида узган матбугат очрашуында Русиянең 2014 елгы уеннарга әзер булачагына ышануын белдерде. Русиянең олимпия проектын ул "гаддәнтән тыш эре" дип бәяләде.
Русия вице-премьеры Александр Жуков сүзләренә караганда, уеннар өчен беренче корылмалар киләсе елның җәенә төзеләчәк.
Халыкара Олимпия комитеты вәкилләренең Имерит үзәнлегенә булган сәфәре вакытында җирле халык белән милиция арасында бәрелешләр булды. Олимпия төзелеше алдыннан үз өйләреннән куылган дистәләп кеше моңа каршы булуларын комиссия вәкилләренә белдермәкче булган.