Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәяси сатира әле дә исән


Үткен телле русиялеләр президент итеп сайланган Дмитрий Медведев турында мәзәкләр чыгару өчен аның инаугурациясе үтүен көтеп тормады.

Бик югары рейтингы булуына, җитәкчесенең бик куәтле булуына карамастан, Медведев турында инде дистәләрчә мәзәк таралды. Әмма бу мәзәкләр инде сәяси сәхнәгә чыгарылмый. Интернетта, яки совет чорындагы кебек авыздан-авызга гына тарала.

Дмитрий Медведевның президент вазыйфасына керешүенә 10 көнләп вакыт калып бара. Аның хакимияткә килүе, 2 мартта үткән президент сайлавы күп кенә йөремсәк мәзәкләр тууга сәбәп булды. Кайбер күзәтүчеләр бу чын сайлау булмады, югарыдан оештырылган саулау үткәрү уены гына булды дип исәпли.

Күпләр яңа президентның малай кыяфәтле, тәбәнәк буйлы булуыннан һәм премьер-министр урынын алачак Путин курчагы дип саналуыннан көлә.

Менә шундый бер мәзәк. Русия сәяәсәтендәге нанотехнология сүзе нәрсәне аңлата? Җавап: Һәрбер яңа җитәкченең элеккесеннән кечкенәрәк булуын. Нәниерәк дисәң, ул мәгънәдәге нанотехнология сүзен нәнитехнология дип татарчалаштытырга да мөмкин булыр иде.

Тагын бер мәзәк. Путин Медведевны ресторанга чакыра. Путин табынчыга ит китерергә куша. Табынчы: "Ә яшелчә?" дип сорый. "Яшелчәгә дә ит китерегез," – ди Путин.

Иң танылган мәзәкләрнең берсе совет чорындагы Кафказская пленница киносын президент сайлау темасына үзгәртү. Ягъни ул киноның сүзләрен генә үзгәртеп шул кинодагы сүрәтләргә ябыштырганнар. Бу видеоны интернетта инде миллоннан артык кеше караган.

Чын фильмда Кавказга килгән ышанучан рус туристын, шундый җирле йола бар дип ышандырып, кыз урларга күндергән булсалар, үзгәртелгән видеода Медведев турист урынында сүрәтләнә һәм Медведевны президент булырга кодалыйлар.



Шуннан соң Медведевка бу ялган сайлау булса да һәммә нәрсә чынга охшарга тиеш диләр. Намзәтләр каршылык күрсәтәчәк, каршы тибенәчәк, хәтта тешләшәчәкләр, күзәтүчеләр чакырарачаклар, Берләшкән Милләтләр Оешмасына шикаять итәчәкләре турында кычкырыначаклар. Әмма син аларга игътибар итмә. Болар барысы да борынгы матур йоланың бер өлеше генә диләр.

Мондый юмор Русиянең дәүләт карамагындагы киңкүләм мәгълүмат чараларында Медведев белән Путинны намуслы, саф итеп сүрәтләүләрдән күпкә аерыла.

Русия кино академиясе җитәкчесе, юморист Юлий Гусман Путин чорында хакимият сәяси сатирага аеручы чыдамсызга әверелде ди.

"Ул социаль сферадан да, телевидениедән дә югала. Бетте ул һәм озакка бетте дип уйлыйм. Минемчә бу Владимир Владимирович хакимияте белән бәйле. Ельцинны күп нәрсә өчен тәнкыйтләп була. Әмма ул сүз ирегенә һәм үзен утка тоткан матбугат ирегенә бик зур әһәмият бирә иде. Тешен кысып булса да түзә иде," - ди Гусман.

Узган айда гына Русия телевидениесе Гусманның Ника фильм бүләкләрен тапшыру тантанасындагы чыгышын күрсәткәндә бер өлешен кисеп калдырды. Анда Гусман кино йолдызлары тулган залга Путин-Медведев хакимияте турында бер шаян сүз ташлаган иде.

"Гадәттәгечә безгә президент котлавы килде, әмма президентыбызның кем булуын белмәү сәбәпле, аны миннән килгән дип саный аласыз," - дигән иде Гусман.

Ника кунакларына күрсәтелгән Путинны патша, Медведевны патша улы итеп сүрәтләүче шаян фильмның өзеге дә телевидение репортажларында ил халкыннан яшерелде.

Шулай да хакимият әлегә йомшак кына сәяси сатирага түзеп килә. Сайлау көнне Русия телевидениесе Медведевның Шаяннар һәм тапкырлар клубы КВНда тамаша кылып, матур гына елмаеп утыруын күрсәтте. Сәхнәдә исә аның хакимияткә кисәк күтәрелүе турында җиңелчә юмор иде.

Гусман бу репортажга мондый аңлатма бирде.

"Бу илебездә демократия, сүз иреге бар, ул иптәш Сталин түгел дип күрсәтү өчен шулай эшләнә. Бу рөхсәт ителгән, йомшак юмор гына. Шуннан артыгы ярамый," - ди Гусман.

1990 елларда сәяси юмор күпкә үткерерәк иде. Путин хакимияткә килү белән иң башта Куклы дип аталган сәяси сатирик курчак тамашасына балта чапты. Курчакларда Путин һәм Русиянең күп кенә сәясәтчеләре, шул исәптән Татарстан президенты Минтимер Шәймиев тә бик үткен юмор белән төрле яктан сүрәтләнә иде.

Курчакларның берсендә Путин бишектә ята, аның янына олигарх Борис Березовский Путиннан ил башлыгы ясау өчен тылсымлы фәрештә булып килә.



Шул чак Путин телгә килеп "бәдрәфтә манчырга! Барысын да бәдрәфтә манчырга!" - дип кычкыра башлый

Курчаклар тамашасының бу өлеше Путинчыларны тәмам ярсытты. Алар бу тамашаның авторларын җәзага тартуны сорап ачык хат бастырды.

Курчаклар тамашасының авторы, күренекле юморчы Виктор Шендеровичны мәхкамәгә тартмасалар да, тамашаны күрсәтүче НТВ каналын 2001 елда хакимият үз кулына алганнан соң, Шендерович эшеннән китәргә мэҗбүр булды.

Шендерович шуннан соң сәяси сатира идән асында гына калды ди.

"Курчаклар югалмады, ул чакта курчаклы булган ил югалды. Интернетны исәпкә алмаганда, без совет вариантына кайттык. Иң авырткан урыннарга кагылучы тешле сатира федераль кысаларда һич тә мөмкин түгел. Ул тулысынча интернетка, халык авыз иҗатына китте," - ди Шендерович.

Русиядә сәяси сатира борын-борыннан килгән. Хакимиятләр турында күп кенә усал телле такмаклар авыз иҗаты буларак таралган.

Әмма усал сатира Көнбатыш дәүләтләрендә сәяси тормышның аерылгысыз бер өлеше булса, Русия тарихында деспот хакимиятләр аны гел тыеп килде. Шуңа күрә ул яшерен рәвештә яшәргә өйрәнде.
Шендерович нәкъ менә шушы нәрсә русиялеләрнең аңына нык сеңгәнгә күрә хәзерге хакимият тә сәяси сатираның тамырын корыта алмыячак ди.

"Русиядә хакимяттән көлү традициясе бары тик авыз иҗаты традициясе, бары тик фольклор традициясе генә булып кала. Сталин чорында Сталин турында мәзәкләр булган, җитәкчеләр турында мәзәкләр һәрвакыт булган, усал такмаклар һәрвакыт булган, зур сатира байлыгы, шул исәптән сүгенүле сатира байлыгы, халыкчан, әдәпсез әмма бик тә сәләтле сатира һәрвакыт булган һәм булачак та," - ди Шендерович.


XS
SM
MD
LG