Бу чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, шәһәрнең “Яшел утрау” ял комплексында булып узды. Аны үткәрүдә Омскида эшләп килүче барлык татар оешмалары да катнашты, матди чыгымнарын исә “Татарстан - Омск” партнерлык оешмасы күтәрде.
Оештыру эшләрендә актив катнашучы “Умырзая” ансамбле җырчысы Наилә Әлләмова: “Әле көтәбез, килә башладылар, килерләр әкренләп, тагы оештырсак күбрәк эшләргә, мәгълүмат таратырга кирәк”,- диде
“Татарча яртылаш сөйләшәм, өйдә әни сөйли, татарча өйрәнәсем килә, кайдадыр курслар булырга тиеш дип ул уйлыйм ,- ди үзен Руслан дип таныштырган егет. Урта яшьләрдәге бер ханым, мондый чаралар яшьләр өчен бик кирәк дигән фикердә.
Яшьләр үткәрелгән уеннарда, конкурсларда шактый актив катнаштылар. Мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм” дигән сүзләрне кушып шигырь юлларны язарга бик күпләр алынды. Чара тәмамланганда шигърияттә үзләрен сынап карарга теләгән кыюларны сәхнәгә чакырдылар. Сәхнәгә менүчеләр күп кенә булса да, кайберәүләре шигырьләрен укый алмый азапландылар, күрәсең язганда ярдәмчеләре күп булгандыр.
Беренчелек кул чабулар белән билгеләнде. Иң көчле алкышлар яулап беренче урынга “Умырзая” хәвәскәре, биюче кыз Лилия Шәрипова чыкты. Бүләккә татар көйләре, җырлары язылган тәлинкәләр, 150 сүздән торган сүзлекләр, китаплар кебек әйберләр таратылды.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең оештыручылырының һәм алып баручыларының берсе Линар Хаҗиев, яшьләрне берләштерү, татар теленә якынайту өчен үткәрәбез мондый чараны, һәркем мин татарча сөйләшәм, дип горурлансын, - ди.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе Омски яшьләрен җәлеп итә алды кебек, әлегә бик күпләрен булмаса да. Инде бу акция, үткәрелгән чара булып кына калмыйча, яшьләргә туган телләрен көндәлектә кулланырлык дәрәҗәдәгә җиткерүдә этәргеч була алса, әлбәттә яхшы булыр иде.
“Мин татарча сөйләшәм” чарасы Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Икенче көнне 27 апрельдә “Дуслык йортын”да үткәрелгән чара – шигърият бәйрәме дә Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Аны Габдулла Тукайның туган көненә багышлап “Өмет” студиясенә йөрүче балалар өчен шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.
Балалар укытучылары Нурия Кучукова белән бергәләп Тукайның зур рәсеме, китаплары куелган күргәзмә оештырганнар иде. Укытучы апалары аларны шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштырды, балалар өчен язган әсәрләре турында сөйләде, көйгә салынган шигырьләрен санап чыкты.
Балалар үзләре Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, каушап, онытып җибәргәннәренә китаптан карап укырга да рөхсәт ителде.