Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кытай тәҗрибәсен өйрәнә


Татарстан 2013 елгы җәйге олимпиаданы Казанда үткәрүгә ирешү өчен Кытай тәҗрибәсенә дә өмет итә.

Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Пекинга булган сәфәре вакытында студентларның дөньякүләм спорт уеннары- Универсиаданы әзерләү, оештыру һәм үткәрүдә Кытай ягы белән тәҗрибә уртаклашу турында килеште.

Инде билгеле булганча, Харбинда 2009 елда Халыкара кышкы Универсиада үтәчәк. 2011 елгы җәйге Универсиада да шулай ук Кытайда Шэньчжэнь шәһәрендә булачак. 29 апрель көнне Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Пекинда Олимпиада-2008 корылмаларын да карады.

Әле 2013 елгы Универсиаданың кайда үтәсе тәгаенләнмәгән. FISU май уртасында мөмкинлекләр белән танышу өчен Казанга киләчәк. Ә 31 майда Брюссельдә 2013 елда Универсиаданың кайда үтәсе Казандамы, яисә башка урындамы билгеле булачак. Бу Универсиаданы Польшаның Познане, Көньяк Кореяның Гваң Җу, Испаниянең Мурсия һәм Виго, Канаданың Эдмонтон һәм Квебек шәһәрләре үзләрендә үткәрергә тели.

XS
SM
MD
LG