Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зиннурның беренче альбомы чыкты


“Кызган таба” шансон башкаручы Зиннурның тәүге альбомын тәкъдим кичәсендә булып кайтты. Анда танылган җырчы Бәширә Насыйрова беренче тапкыр татар дискотекасында җырлады.


“Кызган таба”да кыска хәбәрләр!
1 майда шәһәр җитәкчеләре Татарстан башкалысындагы 1000 гә якын халыкны йөгерергә чыгармакчы була. 67 нче тапкыр үткәрелә торган бу җиңел атлетика эстафетасы Казанда җәйге спорт сезонын башлап җибәрәчәк икән.

* * *
Республикада 18 яшькә кадәрле яшьүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. Русия командасы канадыларга җиңелеп икенче урында калды. 3 нче урынны американнар алды. Исегезгә төшерәбез, Русия командасында Татарстанның Мамадыш районыннан татар егете – Азат Кәлимуллин да уйнады.

* * *
“Үзебез” яңа буын хәрәкәте 26 апрельдә Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үткәрде. Анда альтернатив татар җырчылары җырлады, татар биюләре булды. Аңа кадәр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 24 апрельдә башкаланың “Корстон” күңел ачу үзәгендә “Үзәк пати” тамашасы узды. Анда барлык килүчеләргә керү бушлай иде. Иттифакъ, “ТВ” һәм башка татар хип-хоп төркемнәре, яшь башкаручылар, танылган ди-джейлар чыгыш ясады.
"Күңел" дискәтүге
Шул ук вакытта, икенче бер күңел ачу үзәгендә - “Күңел” дискәтүгендә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте актив татар яшьләренә бүләкләр бирде. “Мин татарча сөйләшәм!” - дигән сүзлекләр таратылды. Әлеге дискәтүктә шансон башкаручы Зиннур тәүге альбомын тәкъдим итте. Яшьләр аны билгеле татар ди-джее, тел остасы Зөлфәт Зиннуров буларак та белә. “Күңел”дә махсус кунак - Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова иде. Бу хакта тулырак итеп алдарак сүз булыр.
Шуны да әйтергә кирәк, 24 апрельдә Казанның өч төнге клубында татар дискәтүкләре гөрләде. Өченчесе - “ЦКЖ” күңел ачу үзәгендә “Кәмит стайл”, “Комеди клаб”ның татарчалаштырылган варианты дип әйтергә була. Барсында да кеше тулы иде дип хәбәр итә үзебезнең чыганаклар.
Дискәтүктә кунакта!
Хәзер сезнең белән 24 апрельдә узган “Күңел” дискәтүгенә барып кайтабыз. Анда Зөлфәт Зиннуров ягъни шансон башкаручы Зиннур үзенең беренче альбомын тәкъдим итте. Махсус кунак буларак Татарстанның атканзанган артисты Бәширә Насыйрова катнашты.
Без килгәндә яшьләр татар ремиксларына бииләр иде. Төнге унбер тулганда “Күңел”не оештыручы, алып баручы Зөлфәт сәхнәгә чыкты. Ул егет-кызларны көр тавышы белән сәләмләп бу төндә ниләр буласын әйтте. Шуннан яшь җырчы Алсу бер – ике җыр башкарганнан соң, яңадан Зөлфәт яшьләр каршына чыгып яңа альбомы
Айдар Тимербаев һәм Зәлфәт Зиннуров
турында кыскача белешмә бирде. “Ясин чыктым сиңа мәххәбәт” - дип аталучы Зиннурның җыентыгының күп җырларының авторы Айдар Тимербаев, ул да монда иде. Зөлфәтне котлады, берничә җыр башкарып үтте. Аннан инде Зиннур үзе җырлады.
Шул арада “Үзебез” яңа буын хәрәкәтенең әйдаманнарының берсе Рафис Жәмдихан дискәтүккә килгән яшьләрне “Мин татарча сөйләшәм!”- акциясе белән таныштырып үтте, бүләкләр таратты. Аннан көлкеле хәлләр турында сөйләүче Борын (чын исем Фәнил Вакказов) сәхнәгә чыкты. Ул мәзәкләр, татар җырчылары турында көлкеле хәлләр сөйләде.
Борыннан соң Зиннур яңа жырларын башкаруын дәвам итте. “Гөлем чәчәк атмаган” дигән җырда Зөлфәткә кушылып җырларга Бәширә Насыйрова сәхнәгә чыкты.
Бәширә Насыйрова һәм Зиннур
Бәширә апа
яшьләр каршында чыгыш ясап төшүгә без аның хис-тойгылары белән танышырга булдык.
- Дискотекада мин әле беренче тапкыр. Менә без Зөлфәт белән дуслаштык, концертларда бергә катнашабыз. Аның чакыруы буенча монда килдем һәм миңа бик ошый. Яшьләр янында булырга яратам, алар да мине яраталар. Шуңа күрә миңа бик күңелле, үземнең яшь чаклар да искә төште бераз. Ул вакытта дискотека дип аталмады, “танцы” дип йөрттек. Мин яшәгән бистәдә кызлар-егетләр бер урынга җыелышып бии идек, без яшь чакта да кызу җырлар-биюләр бар иде.
- Татар тамашачысы сезнең җырлаганны бу арада кайда күрә ала?
- 26 майда Казанда филормания концертлар залында аерым концертым булачак, тамашачыларымны шунда көтеп калам! - дип төгәлләде сүзен Бәширә Насыйрова.
Хәзер инде беренче альбомын чыгарган Зөлфәтнең (Зиннур) үзе белән сөйләшеп алыйк. Ул үткәргән чарасы турында ни дияр икән?!
“Әлеге кичә, дискәтүк зур масштаблы бәйрәмгә әйләнер дип күз алдына да китермәгән идем. Бәширә Насыйрованың “Күңел” дискәтүгенә килүе дә кызыклы
"Азатлык" хәбәрчесе Рөстәм Исхакый һәм Зөлфәт Зиннуров
гына килеп чыкты. Әлмәткә бергә концертка барганда Бәширә апа миңа, карале, син бит дискотекалар оештырасын, нигә мине бердә чакырмыйсың дип әйтеп атты. Шуннан уеннан сүз китте, мин әйтәм, Бәширә апа, чакырам, киләсеңме… киләм ди. Менә ул килде, бик зур рәхмәт аңа! Танцполны чын мәгънәсендә кыздырды. Кеше дә күп килде, кәефләр дә әйбәт. Минем өчен бу зур бәйрәм булды. Альбом чыгу уңаеннан тәкъдим итү кичәсе үтәлде дип саныйм. Ләкин әле җыентык үзе берничә көннән соң гына сатуга чыгачак. Ул “Ясин чыктым сиңа мәхәббәт” дип атала. “Күңел” дискәтүге кысаларында альбомны тәкъдим итү ул бер йола кебек, туган көнемне дә дискотекада үткәргән вакытлар бар иде. Бик зур рәхмәт инде безнең “Күңел”гә йөрүчеләргә, аерым алганда “Борын белән Батут”ка, даими dj ларыбыз: DJ SHӘKERT & DJ LILU га зур рәхмәт! Шулай ук чыгыш ясарга килгән җырчыларга чиксез рәхмәтемне белдерәм!!! - диде Зөлфәт дискәтүк ахырында.
XS
SM
MD
LG