Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка: Сез бәдрәф кәгазе!


Лукашенка сүзләр сайлый
Лукашенка сүзләр сайлый

Беларус президенты сишәмбедә еллык юлламасын бәян иткәндә ачулы һәм кырыс белдерүләр ясады. Минскның Көнбатыш белән "ширбәт ае" бетте сыман.


Беларусның Көнбатыш белән аралары моңа кәдәр дә шәптән түгел иде. Диссидентлар утыртылган. Американ дипломатлары куып чыгарылган. Европа рәсмиләре инде күптән "диктаторга" төртеп кенә күрсәтә.

Сишәмбедә еллык юлламасын бәян иткән чыгышы вакытында Лукашенка Беларустагы сәяси тоткыннарны да, аларны иреккә чыгарырга чакырган Көнбатышны да мәсхәрәгә калдырды.

"Имеш бөтен дөнья аны азат итергә таләп итә һәм Беларус хакимияте бу басым астында ишелеп төшергә тиеш, - ди Лукашенка. – Син кемгә кирәк соң? Сине, гафу итегез, бәдрәф кәгазе итеп кулланалар, ә син үзеңне кемгәдер кирәк дип саныйсың. Бу инде үткән заман."

Аңлашыла ки, бу сүзләр оппозиция җитәкчесе Александр Козулин исеменә әйтелгән. Заманында университет ректоры, 2006 ел сайлавында Лукашенкага оттырып, тавыш бирүдә хәрәмләшүләргә каршы протест чаралары оештырганнан соң ул төрмәгә утыртылды.

Көнбатыш аның иреккә чыгарылуын таләп итә. Миинскидагы сәясәт белгече Валерий Карбалевич фикеренчә, Лукашенка башкаларын чыгарса да, Козулинны чыгара алмый.

"Лукашенка аннан курка, иреккә чыкса ул оппозицияне җитәкләр дип. Бу бер. Икенчедән, Козулин күптән түгел номенклатура кешесе иде. Лукашенка Козулин мисалында номенклатурага сабак бирергә тели", - ди Валерий Карбалевич.

Ел башында Мәскәү белән газ бәясе аркасында аралары бозылгач, Минск Көнбатыш белән бәйләнешләр урнаштырырга тырышып карады. Ләкин газ мәсьәләсе хәл ителде, Мәскәү арзанрак бәя тәкъдим итте һәм Лукашенка янә "шөрефләрне кыса" башалды.

Шушы айда Беларус рәсмиләре Минсктагы американ дипломатлары санын киметергә таләп итте. Тагын берничә оппозиция активистын төрмәгә озатты. Сишәмбе чыгышында бу яшь активистларга да эләкте. Лукашенка аларны "кеше акчасына инкыйлаблы уйнап йөргән эшсезләр" дип атады.

"Дөресен әйткәндә, мин ул балаларны кызганам. Аларны ит урынына беренче сафка чыгарып бастырлалар. Сәясаи мәнфәгатьләрен кайгыртучылар алар артына кача", - ди Беларус президенты.

Үзенең юлламасында Лукашенка икътисадны яңартырга, Беларусны алдынга илләр арасына чыгарырга, 2011 елга хезмәт хакларын ике тапкыр арттырырга вәгъдә итте.

Ләкин Русиянең мәрхәмәтенә бәйле үзәкләшкән икътисад белән бу максатларга ничек ирешеп булганын, Лукашенка үзенең чыгышында ачыкламады.

XS
SM
MD
LG