Accessibility links

Сембернең Ленин мәйданында ике митинг узды


Казанда да халык Ленин һәйкәле янына җыелды
Казанда да халык Ленин һәйкәле янына җыелды

Коммунистларныкы Ленин һәйкәле янында, өлкә хакимияте бинасына каршында. Һөнәр берлекләренеке шул ук бина янында, Ленин һәйкәленә каршы.

Алдан сөйләшеп куелганча, КПРФ тарафдарлары 10 сәгатьтә җыелдылар һәм 50 минуттан таралыштылар да.
Ә Һөнәри берлекләр оештырган чарага Минаев урамында җыелдылар һәм гаммәви йөреш (шествие, дибез инде) 11 сәгатькә генә Ленин мәйданына килеп җитте. Бу колонна Профсозларныкы дип аталса да, фиркави булып чыкты. “Бердәм Рәсәй” униформасы кигән яшьләр төркемнәре күпчелектә кебек тоелды.
Ә артта – ”Гадел Рәсәй” тарафдарлары шул ук колоннага кушылганнар иде. Монысы инде профсоюзларның да кем җырын җырлауларын күрсәтте кебек.
КПРФ тарафдарларын күп дип булмый - 1500 чамасы гына. Ә “Бердәм” һәм “Гадел”ләр бөтен мәйданны тутырдылар. Ике митинг – аерым-аерым җыелса да, чыгышларының эчтәлеге бик тә якын иде.
Ике митингны да берләштерүче тагын бер мизгел: Ульян каласы мэры Сергей Ермаковның өлкә үзәгенә аның борынгы исемен кайтару турындагы тырышлыклары белән тирән ризасызлык.
Митингларда КПРФ лидеры Александр Кругликов та чыгыш ясады.
Бәйсез профсозлар бергәлеге җитәкчесе Виктор Служивойгада сүз бирелде.
Шигарьләр ике митингта да бер үк эчтәлекле дияргә була:
“Икътисади үсеш – халык файдасына!”
“Даешь налог на роскошь!”
“Пенсия - эш хакының өчтән ике өлеше!”
“Молодежи – работу, пенсионерам – заботу!”
“Социаль террорны туктатырга!...”
Ә менә Совет чорында иң киң кулланышта булган “Профсоюзы – школа коммунизма” дигән шигарьне искә төшерүче күренмәде.
КПРФ митингында 1-май бәйрәменә нигез биргән Чикаго эшчеләрен искә төшерделәр. Профсоюзлар – юк.
КПРФ митингыннан соң әбиләр төркеме патриотик җырлар башкарды. Профсоюзлар җыены Виктор Служивойның нотыгы белән чикләнде һәм артабан җыелган халыкка профессионал сәнгать осталары чыгышы тәкъдим ителде. Хәер, Профсоюз лидеры чыгышыннан соң халык таралыша да башлады.
XS
SM
MD
LG