Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: 1 май сезнең өчен ул нинди көн?


-Беренче май бәйрәме безнең өчен бердәмлек бәйрәме.Хезмәт бәйрәме. Мин митингка килдем,профсоюзлар җыелыштык. Йөгереш буенча эстафета булды, аны карадык. Аны Татар дәүләт гуманитар педагогик университеты үткәрде. Минем өчен 1 Май тынычлык, хезмәт бәйрәме.
-Без хезмәт халкының хокуклары өчен чыктык урамга.
-Безне бөтен яктан талыйлар. Без- коммунистлар, пенсионерлар. Бөтен дөньяда әйберләргә бәя артмасын өчен, фатирларга бәя артмасын өчен чыктык.
-“Мир, Труд, Май” дигән шигарь безгә бик ошый.Миңа Советлар пенсиясе кирәк. Шул акчага туганнарны күмәргә акча җитсен.
-Без укытучылар, хезмәт хакын күтәрсеннәр өчен без укытучылар урамга чыктык.
Репортер Владимир Зотов:
-Бик күп еллар буе мин бу бәйрәмне гел яктыртып килдем. Шунсы бик кызганыч, “Весна Труд Май” дигән урам җыеныннан халыкны мәхрүм иттеләр. Хезмәт ияләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, эшче халыкның хокуклырын яклау, ул бетә торган мәсьәлә түгел. Ул һәрчак булачак.
-Бәйрәмдә булдык. Әзрәк арыдык. Миңа 12 яшь. Анда флаглар күп иде. атарстан профсоюзлары чыкканнар иде. Кешеләр күп иде.
“Республика Татарстан”гәзитенең ның фото корреспонденты Наил Курамшин:
-Минем өчен бу бик зур бәйрәм. Элек кешеләр күтәренке күңел белән чыгалар иде демонстрациягә, хәзер һәр кеше үзенә йомылды, шатлык юк. Бөтен проблема матди мәсьәләдә. Халык ач тора, шул бик куркыта, һәм борчый.
-Яз, хезмәт бәйрәме. Алайда чыкканбыз әле. Шул кадәрле дә ошады. Профсоюзлар бик нык сөйләде. Мин үзем Өлкә профсоюзлар комитетының мактаулы грамотасы белән бүләкләндем, эшләгәндә. Минзәләдән без, Галимов Мөхммәтгалим.
-Азнакайныкы без. Шунннан килдек. Мин Миңнеханов Габдулла. Кияү белән кызыма кунакка килдем. Урамнар да бик матур зарланырлык түгел.Тормыш әйбәт, тамак тук, өс бөтен.
XS
SM
MD
LG