Accessibility links

«Звезда Поволжья»: Путин белән Медведев арасында медиа сугыш башлана


«Звезда Поволжья» газетасында Рәшит Әхмәтов үз язмаларында һәрдаим Путин белән Медведевне бер берсенә каршы куеп килә. Бу мәкаләсендә ул, ил җитәкчелегенең соңгы арада үзләренең массакүләм мәгълүмат чараларын булдыру белән мәшгуль булуын әйтә.

Янәсе, тиз арада, алар арасында медиа сугыш башланырга мөмкин. Якынча бер атна элек федераль каналдан күрсәтелгән “План Кавказа” фильмы да Русия кирмәнендә көтелгән мәгълүмати көрәшнең беренче адымнары, ди журналист. Аның фикеренчә, фильмның эшләнеше шулкадәр камил түгел, шуңа күрә илнең куәт көчләренең дәрәҗәсен күтәрү урнына, төшерә генә. Рәшит Әхмәтов “План Кавказа”ны Брежнев заманындагы “ЦРУ против СССР” китабына охшата, бу фильмда шулай ук китаптагы кебек провакация күп, ди.
Язмадан күренгәнчә, Мөфтий Бибарсов әлеге фильмны биредә элекке вакыйгалар яктыртылган өчен инде нык тәнкыйтьләгән. Фильмда Төркия премьер-министры Тансу Чиллер, Төркия президенты Гюльнең чечен терорчыларына ярдәм күрсәткән дигән хәбәр дә, Русиядә Төрек вәкиллегенең абруен төшерә.
Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бу Төрек президентына карата махсус эшләнгән акция. Чөнки күптән түгел президент Гюль үзе республика башлыгы Шәймиевкә шалтыратып, Татарстанда татар-төрек лицейлары мәсьәләсендә сөйләшүләр алып барган. Бу Русия җитәкчелегенә ошамау сәбәпле, Төркия президентыннан террорчылар ярдәмчесе итеп ясаганнар. Миңа калса, бу русиялеләрнең бик нык түбәнчелеге, ди журналист.
Тиздән Дмитрий Медведев Русиянең бердән – бер президенты булып кала. Гадәттә Русиядә чит илләр белән элемтә өчен президент үзе җаваплы. Шуңа күрә дә, бәлки Төркия белән араларны салкынайтып, кемдер Медведевтан “тискәре” абруйлы җитәкче эшләргә телидер, диелә газета битләрендә.

Басмада кузгалтылган икенче бер мәсьәлә - Татарстан фәннәр академиясенә кагыла. Берничә атна рәттән, академия хезмәткәрләре биредә барган эчке вәзгыятне нык тәнкыйтләп, зур-зур язмалар бастырган иде. Бу санда әлеге теманы тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков дәвам итә. Үз мәкаләсендә ул фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаровның эшчәнлегенә нык бәйләнә.

Автор әйтүенчә, тиздән Татарстанда Ислам фәннәр академиясе утырышы узачак. Бу эшкә якынча 8 миллион сум сарыф ителәчәк. Татарстан фәннәр академиясендә күп кенә эшләнмәгән эшләрне, түбән хезмәт хакын исәпкә алганда мондый җыелышлар үткәрү урынсыз, ди Исхаков. Аның фикеренчә, Ислам фәннәре академиясе Татарстанныкына әлләни тәҗрибә күрсәтә алмый, киресенчә, алар бездән күп нәрсәгә өйрәнеп китә, ди ул. Мондый зур чараларны, могаен, Мазгаров чит ил хезмәттәшләре алдында үзенең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрергә тырышадыр, ди Дамир Исхаков.

Аның фикеренчә, бу чараларны үткәрүгә акчаларны дәүләттән алырга кирәкми. Мазгаровның үзенең әйтүе буенча, соңгы вакытта алар Татарстан фәннәр академиясенең углеводород чималын тикшерү институты миллионлаган доларга чимал сата. Мондый акчалар белән төрле чараны үткәрергә булыр иде, ди ул.
XS
SM
MD
LG