Accessibility links

Театрлар җәйге сәфәрләргә әзерләнә


Башкортстан мәдәният учаклары, филармонияләр, театрлар үзләренең быелгы иҗат мизгелен ябарга һәм җәйге гастрольләргә чыгарга әзерләнә башлады.

Республиканың күп кенә театрлары үз иҗат мизгелләрен май азагында ук ябып куячак. Әмма бу әле аларның җәйге ялларга китүен аңлатмый. Театрлар үзләренең, гадәттәге, җәйге гастрольләренә юлланачак. Сибай башкорт дәүләт драма театры да үз сәхнәсендәге чыгышларын май уртасында тәмамлый. Аннан соң төрле төбәкләргә иҗат сәфәрләре көтә. Шушы хакта мәгълүматлар бирү өчен, Сибай башкорт театры баш режиссеры Дамир Галимов журналистлар белән очрашу оештырды. Быелгы иҗат елында Сибай театры биш премьера спектакле әзерләп күрсәткән тамашачыларга. Алар арасында яшь татар драматургы Илгиз Зәйниевның пьесасы нигезендә сәхнәлштерлгәне дә бар. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрне сурәтләгән ул спектакльне тамашачылар аеруча яратып кабул иткән.

“Җәйге гастрольләрне май аенда ук үзебезнең Башкортстан районнарына чыгудан башлыйбыз”, - ди Сибай театры режиссеры Дамир Галимов.

Башкортстандагы ике татар театры – Уфа “Нур” татар дәүләт театры белән Туймазы татар театры, һәрвакыттагыча, быелгы иҗат елын июнь аенда гына ябалар. Уфа “Нур” татар театры артистлары аннан соң, кыска гына ял итеп алгач, берничә районга гастрольләргә китәчәк. Туймазы татар театрының да республиканың татарлар иң күп яшәгән төньяк-көнбатыш районнарына иҗат сәфәренә чыгачагы мәгълүм.
XS
SM
MD
LG