Accessibility links

Казан Кирмәнен коткарып буламы?


“Всемирный следопыт” журналы үткәрә торган Русиянең 7 могҗизасы бәйгесенә 7 июльдә йомгак ясала. Казан Кирмәне беренче җиделеккә үтсә, Русиянең яңа сәяхәт юлына керәчәк.

Нәкъ шундый ук исемдәге “Русиянең 7 могҗизасы” дип аталган тагын бер бәйгенең икенче туры төгәлләнде. Хәбәр иткән идек, Раифа монастыре да, Кол Шәриф Мәчете дә, Сөембикә манарасы да җитәрлек тавыш җыя алмыйча, бу бәйгедән төшеп калды.
“Татарстан яңа гасыр” телевидениясенең “Хәерле иртә” тапшырулары мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина әйтүенчә, Татарстандагы тарихи урыннар “Русиянең 7 могҗизасы” исемлегенә керсен өчен алар тарафыннан кулдан килгәннең барсы да эшләнгән. “Эфирга бер 30 тапкыр чыккандыр. Без аны 2 сәгатьлек тапшыру вакытында башында да, ахырында да бирдек”,- ди Миләүшә Сибгатуллина.
Инде билгеле булганча, 29 апрель көнне тәмамланган икенче тур тавыш бирү йомгакларына күрә, Идел буе федераль бүлгесендәге Кол Шәриф мәчете дә, Раифа монастыре дә, Сөембикә манарасы да өченче соңгы “бил алышка” үтә алмады. Иң күп тавышларны Кунгурдагы боз мәгарәсе һәм Түбән Новгород кирмәне җыйды.
Татарстандагы тарихи урыннарны яклап электрон адрес аша һәм SMS белән тавыш бирергә мөмкин иде. “Менә бу электрон адрес буенча Республика күләмендә тавыш бирүчеләр бик күп булмагандыр. Чөнки, электрон адреслар, компьютерлар, электрон почталар бөтен кешедә дә бар әйбер түгел бит. Бәлки, без дә дөрес эшләп бетермәгәнбездер дип уйлап уытрам. Хәзер кесә телефоны бөтен кешедә бар. SMSтавыш бирү номерларын бирергә кирәк булгандыр”,- ди Миләүшә Сибгатуллина.
“Ватаным Татарстан” газетасы баш мөррире Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, “тавыш бирегез, әйдәгез үзебездә булганны яклыйк” дип үгетләп утыру бүгенге көндә әллә ни зур уңышка китерми. “Безгә үзебезнең кадеребезне үзебезгә белергә кирәк. Башта ул урыннарны үзебез өчен “мәккә” итергә кирәк”,- ди Миңназыйм Сәфәров.
Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете һәм Раифа монастеры катнашып соңгы “бил алышуга” үтә алмаган бәйгене “Известия” газетасы, “Россия” телеканалы, “Маяк” радиосы, “Вести” телевидениясе һәм интернет сәхифәсе үткәрә. Бу проектның максаты ватанпәрварлык хисләрен уяту һәм Русиядәге тарихи, мәдәни һәм табигый корылмаларны саклап, аларны торгызуга игътибар җәлеп итү иде. Нәтиҗәләр буенча, татар халкы үзенекен яклауда сынаткан булып чыга, мөгаен. “Югыйсә, сан ягыннан татарлар Русиядә икенче урында дип әйтәбез”,- ди Миңназыйм Сәфәров.
Алга таба сүзебез шулай ук “Русиянең 7 могҗизасы” дип аталган икенче бер бәйге турында. Ансына йомгак 7 июльдә ясалачак. Бу бәйгене “Всемирный следопыт” журналы үткәрә. Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкиле Михаил Гермогентов белдерүенчә, бу бәйгедә җиңгән тарихи урыннар Русиянең яңа сәяхәт боҗрасына керәчәк. Шуңа күрә министрлык игътибарын бу икенче бәйгегә юнәлткән.
Бүгенге көндә Русиядәге 21 тарихи урын арасында ярыш бара. Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение чиркәве урнашкан Казан Кирмәне бәйгедә әлегә 11-нче баскычта тора. Күптән түгел генә 14 иде. Министрлык вәкилләре алга омтылыш тукталмас дигән өметтә.
“Без бүгенге көндә менә мондый бәйгенең дә үтүе турында халыкка күбрәк мәгълүмат җиткерү өчен тырышабыз. Беренче чиратта югары уку йортлары һәм махсус белем бирү мәктәпләрендәге яшьләр белән ныклап эшләячәкбез. Видео һәм аудио роликлар әзерли башладык”,- ди Михаил Гермогентов. Аның әйтүенчә, бу чаралардан соң Татарстаннан www.vsled.ruсәхифәсенә кереп тә һәм SMS аша 1048 номерына golos+12 дип язып җибәрүчеләр дә артачак. Чөнки Казан кирмәненең бу бәйгедәге тәртип саны 12.
XS
SM
MD
LG