Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда “Шүрәле” балетын куярлармы?


Якшәмбе көнне Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында VII Мәскәү Пасха фестивале кысаларында концерт узды.

Монда Мариин театрының Валерий Гергиев җитәкчелегендәге симфоник оркестры чыгыш ясады. Бу чарада Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты. Тамашада Татарстан президенты Валерий Гергиевка истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Пасха фестивале - Мәскәүдәге, шулай ук Русия төбәкләрендәге танылган башкаручылар һәм төркемнәрне туксанлап концерт программасын бергә туплаган чара. Казанга кадәр фестиваль Краснодар, Владикавказ, Петербур, Тольятти, Ульян һәм башка шәһәрләрдә үтте. Казанда исә әлеге фестиваль беренче тапкыр үтте. Әмма шулай булуга да карамастан, әлеге чараны уздыру турындагы идея Казан аэропортында туган. Ягъни биредә юлга кузгалыр алдыннан, Гергиев Мәскәү мэры Юрий Лужковка шалтыратып, аңа ил башкаласында күләмле музыкаль фестиваль оештырырга кирәклеген әйткән булган. Гергиев Мәскәүгә кайту белән бу проект хупланган.

Якшәмбе кичен Сәйдәшев исемендәге концерт залы музыка сәнгатен сөючеләр белән тулы иде. Быелгы фестивальнең программасында төп урынны Густав Малер музыкасы алып тора. Казанда исә Малерның 8-нче симфониясен халык таң калып тыңлады. Малерның бу симфониясе бик сирәк кенә уйнала икән, чөнки моның өчен бик күп кеше катнашуы кирәк. Казанда исә аны Мариин театрының Валерий Гергиев җитәкчелегендәге симфония оркестры, Казан консерваториясе һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге музыка мәктәбе укучылары, барлыгы 160 кешедән торган хор башкарды.

Тыңлаучыга яхшы таныш булган һәм шул вакытта катлаулы музыка әсәрләрен яңача яңгырашлы, ягъни интерпретациядә бирү гергиев фестиваленең уңышы, дип саный Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.
“Беренчедән, бу Казанның мәдәният һәм музыка дөньясы өчен бик зур вакыйга. Чөнки Мариин театрының Казанга килүе - тарихта берничә тапкыр гына була торган хәл. Икенчедән, Малерның бу симфониясенең беренче тапкыр Казанда яңгыравы, әлбәттә сәнгать дөньясында кайнаган кешеләр өчен бик зур вакыйга. Концертның зур уңыш белән үтүен көтергә дә була иде, тамашачы басып кул чапты. Әлбәттә, Малерның симфонияләрен мин студент елларында ук тыңлаганым бар иде. Әмма, әзерлексез тамашачы өчен аны кабул итүе авыр. Шуңа карамастан, залда барсы да игътибар белән тыңлап торды. Мөгаен монда Валерий Гергиевның музыкант, шәхес буларак дәрәҗәсе бик зур йогынты ясагандыр. Концерт ахырында президент Миңтимер Шәймиев һәм Валерий Гергиев чыгып, алга таба сәнгать, мәдәният өлкәсендә тыгыз элемтәдә яшәячәкләрен белдерде. Һәм минемчә, шушындый аралашулар Казаннның дәрәҗәсен күтәрү булып тора”.

Менә шулай итеп, ике яклы сөйләшү нәтиҗәсендә Мариин театры сәхнәсендә Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты да күрсәтелер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG