Accessibility links

Америкадан килгән бүләк язмышы


Русия таможнясы татар спортчысы бүләген кире каккан. Ни өчен?

Фирая Солтанова-Жданова Актаныш районында туып үскән. Төрле арага йөгерү буенча Татарстанның һәм Русиянең атказанган спорт мастеры ул. Әле 1996 елда ук Атлантада олимпия уеннарында катнаша. Фирая хәзер дә сафта - ике атна элек кенә АКШта марофон ярышында җиңде.

Спорттагы уңышлары өчен Фираяга Чаллының мактаулы гражданы исеме бирелә, хакимият аңа фатир бүләк итә. Ире Виктор белән елның бер өлешен Америкада яши. Шуннан торып Чаллыга бүләк тә җибәргәннәр. Ләкин аларның бүләген Чаллы таможнясы үткәрми. Менә узган елның октябреннән бирле ике арада тартыш бара. Америкадан бүләк Геннадий Панин исеменә килә. Бу хәлгә аңлатманы Азатлыкка Панин бирде:

“Вакыйга бик көлкеле булды. Узган ел Татарстанда Хәйрия елы узган иде бит. Фирая Солтанова Чаллы башкарма комитеты рәисе В.Шайхразиевка рәхмәт йөзеннән бүләкләр җибәрде. Аннан алда Шайхразиев Фираяга спорттагы уңышлары өчен фатир бүләк иткән иде. Әлеге бүләк кроссовкаларны Фирая Америкада үз акчасына сатып алды. Аларны минем аркылы спорт мәктәбенә бирергә теләде. Мин “Чаллы” спорт мәктәбендә тренер булып эшлим. Бу 30 пар кроссовка балаларга бик кирәк иде. Ләкин товарны Чаллы таможнясы тоткарлады. Бу – коммерция максатларында кулланыла торган товар, диделәр. Шушы әйбер өчен мин пошлина түләргә тиеш булдым. Күпме йөрсәм дә, товардан баш тартырга тәкъдим иттеләр. Бүләкне 200 доллар дип бәяләделәр. Бу аяк киемнәре киелгән, пычрак булса, безнең илгә керер иде. Яңа булгач, балаларга зыян китерә, диделәр. Төргәкне миннән алгач, 20 март көнне аны яндырабыз, диделәр. Миңа 1500 сум штраф салдылар. Югыйсә, кроссовканың сәләмәтлек өчен зыяны юк иде.”

Вакыйгага тагын да ачыклык кертү өчен Америкага, Фирая Солтанова-Жданова фатирына шалтыратам. Анда сәгать иртәнге биш икән. Шуңа телефонга Фираяның ире Виктор Жданов килде. Ул “Азатлык”ка болай диде:

“Узган елның октябрендә Фирая белән спорт товарлары алып, Чаллыга җибәрдек. Хәйрия елы бит. Фирая төрле ярышларда үз бүләген таратырга ярата. Бүләкне башта таможня тоткарлый, аннан конфискацияли. Кайвакыт безнең үз Ватаныбызда яшәмәүгә аптырыйлар. Анда бит менә шундый гаҗәеп хәлләр булып тора. Физкультура һәм шәһәр көннәрендә булачак ярышларга дигән бүләкләр дә әлеге төргәктә иде. Конфискация уңаеннан аңлаешлы җавап ишетәсе иде. Безнең дустыбыз Панин бөтен документларны да таможняга әзерләгән. Барысы да уңай хәл ителсен иде”.

Шушы вакыйга уңаеннан Чаллы таможнясы башлыгы Альберт Мавликов “Азатлык”ка мондый фикерен җиткерде:

“Фирая Солтанова-Жданова җибәргән товар декларация процессын узмады. Тиешле документлар әзерләп тапшырылмады. Беренче чиратта санэпедистанциядән товарның зыянсыз булу турында белешмә алып килмәделәр. Товарны саклау вакыты бетте. Шуннан соң без аны федераль милеккә күчердек.”

Шулай итеп Фираяның изге ниятен федераллар, күренгәнчә, дәүләткә каршы эш буларак кабул иткән булып чыга.
XS
SM
MD
LG