Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: китеп тә калу сәнгате


Күп кенә халыкның мәхәббәтен яулаган Владимир Путин президентлыгының соңгы көнен үткәрде. Чәршәмбедә ил белән идарә итү дилбегәсен ул үзенең шәкерте һәм якын тарафдары Дмитрий Медведевкә тапшырачак.


Тапшыруын тапшыра да, әмма гамәлдә Путин еллар буе күнеккән хакимияттән алай тиз генә ваз кичә алыр микән? Төп сорау хәзер шул.
Кайбер белгечләр, бар нәрсә шуны күрсәтә ки, Путин ил белән идарә итүен хөкүмәт җитәкчесе урыныннан дәвам итәчәк, дигән карашта тора.

Дүшәмбедә Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән президент вазифасында соңгы утырышын үткәрде. Бу үзенә күрә хушлашу кебегрәк бер нәрсә булыр дип көтелсә дә, сүз анда киләчәк турында барды.

"Алда зур вә киеренке эшләр тора. Барыгызның да моңа әзер булуына иманым камил. Билгеләгән максатларыбызга ирешербез дип уйлыйм", ди Путин киләчәктә дә хакимияттә калуына ачыктан-ачык ишарә ясап.

Шуңа да чәршәмбе Мәскәү кирмәнендә узачак тантана күпләргә күз буяу чарасы буларак кына күренә - халык тарафыннан Путинне яклау һаман да зур һәм ул киләчәктә дә идарә дилбегәсен үзендә калдырыр дип көтелә.

"Heritage Foundation" фондының Мәскәүдәге үзәге мөдире Евгений Волк, Путиннең хакимияттән китеп тә анда калырга тырышуы хакында шик юк, дип исәпли:

"Чынбарлыкта, биредә бернинди дә чын күчеш турында сөйләп булмый. Путин тарафыннан төзелгән бар хакимият буыннары да кала бирә. Алай гына да түгел, Путин премьер-министр булып та президент вәкаләтләрен үзендә калдыру, үзен яңа президентка карата ныгыту өчен бар мөмкин чараларны да күрде", ди Евгений Волк.

Шул чараларның соңгысы - Путиннең хәзер инде төбәк җитәкчеләрен дә элеккеге төсле президентка түгел, ә премьер-министрга борып кую турында фәрман чыгаруы. Хәзер аларның эшләре хөкүмәттә бәяләнәчәк, чөнки еллык хисапларын төбәк җитәкчеләре нәкъ менә шунда җибәрергә тиеш булачак.

Үзе белән хакимият баганасын корган һәм үзенә тугры булган кадрларны Путин әкренләп хөкүмәткә күчерә башлаган иде инде.

Аның хакимияттә калырга теләве Мәскәүдәге Карнеги үзәгеннән Алексей Малашенкода шик уятмый.

"Путин өчен иң кулай, иң отышлы юл ул Медведевнең кулларын бәйләп кую. Әлбәттә, аларның берсе дә моны ачыктан-ачык танымаячак. Һәм әлеге мантыйкны дәвам итеп без шуны да истә тота алабыз - Медведев президент урынында бар 4 елын үткәрмәскә дә мөмкин, бәлкем дә Путин аны күпмедер вакыт үткәч алмаштырыр", дигән фараз белдерә Малашенко.

Яшьрәк һәм заманчарак фикерләгән сәясәтче буларак Медведев андый уеннарга бармаска да мөмкин, әлбәттә, әмма ул Путин белән берәр каршылыкка килсә, бу Медведев файдасына чишелмәс кебек, ди белгечләр.





XS
SM
MD
LG