Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Медведевтан нәрсә көтә


Медведев татар халкы өчен нәрсә дә булса эшләрме?- дигән сорауга казандагы һәркемнең үз җавабы.

-Аны бит бөтен халык сайлады. Шулай булгач, бөтен халык өчен эшләргә тиеш. Алар бит сүз биреп ант итәләр. Антында торырга тиеш. Татармы, урысмы, маримы, чуашмы аерырга тиеш түгел. Барлык халыклар өчен дә эшләргә тиеш. Мәктәпләр дә булсын, пенсиядәгеләргә акча да күбрәк булсын. Медведевка ышаныч бар.
-Татар халкы ни дә булса сораса, кире какмас дип уйлыйм. Ә сорамаган балага имезлек бирмиләр бит.
-Менә Медведев президент, ә Путин “Бердәм Русия”нең башлыгы булды. Минемчә, Медведевның үзеннән бер нәрсә дә тормаячак. Бөтен гамәлен Путин сүзен тыңлап эшләячәк. Татар халкының бүгенге хәле ничек бар шулай калачак. Бернәрсә дә үзгәрмәячәк дип уйлыйм мин.
-Пенсияләрне арттырса да яхшы булыр иде. Менә 3600 сумга яшәп карагыз әле. Мең ярымын фатир өчен түлибез. Ашарга ике мең генә кала. Яшәү минимумына җиткереп 5 мең сум итсәләр дә ярар иде.
-Пенсияләрне арттыралар, әмма шул ук вакытта тартып та алалар. Фатир, ут өчен түләүләр, азык-төлек бәяләре арта. 100 сум итеп бирсәләр 200 сум итеп тартып та алалар.
-Татар халкы алдында торган проблемалар бар. Сарман районындагы Нөркәй авылына Украинадан кайттым. Ул авыл беткәннән бетеп бара, бик кызганыч хәлдә. Мин үзем сәясәт белән бик кызыксынмыйм. Анда барсы да ялган дип уйлыйм. Медведевка өметләр аз. Ишетәм, халык тоталитаризм, авторитаризм килде, дип сөйли. Шулай булгач, олигархларга “яшел юл” була инде. Ә гади халыкка, авылда яшәгәннәргә элекке заманнарда алпавыт кулы астында кебек яшәргә туры килә. Җирләр бар, әмма гади кеше аңа хуҗа түгел. 7 гектар җиргә авылда бер капчык он бирелә. Бу дөреслекме?! Авыллар кызганыч хәлдә.
-Татар теле җитәрлек укытылмый. Без университетта татар мәктәпләрендә белем бирер өчен укыйбыз. Безне урысча укыталар. Татарча фәннәр бик аз. Мәнфәгатьләр кысыла. Татарстан булгач игътибар татар теленә булырга тиеш. Медведевның өстәленә бу мәсьәлә куела калса, минемчә, бернәрсә үзгәрмәячәк.
-Татарларны Русиядә бик үк яратып бетермиләр. Медведевнең татар халкы өчен вак-төяк эшләве кеше алдында үзен күрсәтүе генә булачак. Татар халкын урыс халкы кебек үк бертигез күрәчәкләр икән, ул вакытта урыс халкын түбәнсетү дип уйлаячаклар алар. Татарстанга аерым дәүләт булырга кирәк дип уйлыйм мин. Әмма Татарстанны Русия үз эчендә калдыру өчен тырышачак. Без әлегә бик тыныч төбәк булып саналабыз. Хәзер ник безнең акча Русиягә китә, дип беркемнең дә баш күтәреп чыкканы юк. Без бөтенесенә хәзер риза булып барабыз.
-Путин белән Медведевны бер төрле карашлы кешеләр дип уйлыйм. Шуңа күрә, артык бернәрсә дә үзгәрмәс. Ә гомүмән алганда, татар хакының мәдәниятын бик күтәрергә кирәк. Медведев моны эшләрме, юкмы, ансын әйтергә икеләнәм.
-Татар халкы өчен генә ул әллә нәрсә эшләмәс. Бөтен Русия өчен эшләгәндә аңа татар халкы да керә бит. Русия күп милләтле ил. Татар халкы өчен Шәймиев эшләргә тиеш. Әмма барыбер Русия күләмендә ниндидер милли сәясәт алып барылырга тиеш. Татарлар өчен татар мәсьәләләрен чишү, ә чуашлар өчен аларның мәнфәгатьләре якланырга тиеш. Укыту, мәгариф буенча. Милләтләрне һәрвакытта да күтәрергә кирәк.
-Путин ничек әйтсә шулай булачак.
-Ничек булган барсын да шулай калдырыр. Бәлки, Казанда 2013 елда Универсиаданы үткәрүгә ирешү өчен ярдәм итер. Әмма ул хәл татар өчен түгел, ә Казан өчен күбрәк файдасы булачак. Үзем Татарстанда яшим. Әмма татарларның нинди проблемалары бар икәнне дә белмим. Мин яртылаш татар.
-Өметтә. Путин үз юлы белән барды. Нинди оешмалар вәкиле булып килгәнне беләсез. Медведев галимнәр нәселеннән чыккан юрист. Русиядәге демократик юнәлешне, бәлки, алып китәр дип өмет итәбез. Безгә татарларга хәзергә өмет итергә генә кала...
XS
SM
MD
LG