Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби “Аккош” очыручылар тотылган Boеingларга да риза


Казанга әлегә Sky Express һәм башка ширкәтләрнең Boeingлары гына килә
Казанга әлегә Sky Express һәм башка ширкәтләрнең Boeingлары гына килә

“Татарстан” һава ширкәте 10 Boеing-737не лизингка алырга тели. Быел ук ике очкыч килергә тиеш.

“Татарстан” һава ширкәте очкычларын алыштырмаса, башка һава ширкәтләре яхшы итеп үкчәсенә басып, юк итергә дә мөмкин. Көндәшлек нык үскән бу көннәрнең елы гына түгел, һәр көне дә зур әһәмияткә ия, дип белдерә “Татарстан” һава ширкәтенең башлыгы Магомет Закаржаев. Казан аша очышлар ясаучы “Сибирь”, “Utair” һәм башкалар да җитди конкурентлар булып тора. Советлар заманнарында ук эшләнгән очкычлар: ТУ һәм ЯК-42ләр техник яктан да, юлчыларга уңайлыгы белән дә замана таләпләренә туры килми.
“Мохтаҗлык чиккә җиткән. Без иске очкычларны күптән инде алыштырырга тиеш идек. Алар бит очканда бик күп ягулык тота. Ягулык бәяләре бик югары булган бүгенге көндә моны эшләү зур әһәмияткә ия”,- ди Магомет Закаржаев. Инде билгеле булганча, һава аланын һәм очышларны яхшырту өчен Татарстан Болгарстанның “Химимпорт” ширкәте белән уртак тел тапты. Закаржаев сүзләренчә, “Химимпорт” Казандагы һава аланының һәм “Татарстан” һава ширкәтенең яртысына хуҗа булачак.
Һәм шулай ук озакламый Татарстанның үзенең беренче Boеingгы да булачак. “Көзгә таба беренче очкычны алырга исәплибез. Быел ике очкыч килергә тиеш. Калган 8 очкыч киләсе елда алыначак”,- ди Закаржаев. Шулай итеп, эшләр җай гына барса, “Татарстан”ның 10 Boеing-737 очкычы булачак. Һава киңлекләрендә яшәп калу өчен моның белән генә туктап калырга һич ярамый, ди Закаржаев. “Татарстан” һава ширкәтенең үзенең дигәннән, мөхтәрәм тыңлаучылар, бу алыначак очкычлар әлегә бөтенләй үк үзенеке булмый. Ул аларны лизингка ала. Гади тел белән әйткәндә, лизинг ул алга таба сатып алу мөмкинлеге белән кулланып тору дигән сүз. Шулай булгач, бу Boеingларга “Татарстан” дип язылса да әлегә алар тулаем ширкәтнеке булмаячак.
Казанга киләсе очкычлар да “табадан төшкән” өр-яңа түгел. Алар инде күпмедер кулланылышта булган. Закаржаев сүзләренчә, яңаларны алам дисәң, 4 елдан артык чират көтергә кирәк. Ә кулланышта булуына килгәндә исә ул: “Алар техник яктан мөкәммәл итеп яңартылган. Бернәрсәдән дә куркырга кирәкми”,- диде.
Бүгенге көндә Казан пилотлары Boеingларда очарга өйрәнә инде. Алар Петербурда һәм Ригада махсус өйрәнү курсларында. Озакламый 4 экипаж әзер булачак. Магомет Закаржаев сүзләренә караганда, бөтен Русия һәм шулай ук төрле илләрнең һава ширкәтләре очучыларга кытлык кичергән вакытта, Казанда бу проблема кискен тора дип әйтеп булмый. “Без саклап калдык очучыларны һәм алай ук кирәк булмаганда да башка урында эш таба алмаган яшь белгечләрне үзебезгә алдык”,- ди Закаржаев. Әмма аларның һөнәри осталыгын һәрвакыт арттырып торырга кирәк.
Белгеч дигәннән, мөхтәрәм тыңлаучылар, Татарстан хөкүмәтенең очучылар һәм инженер-техник белгечләр әзерләү турында сөйләшүләр башлавы билгеле булды. 7 май көнне Казан техник университеты каршында Сембердәге югары цивиль авиация мәктәбенең бүлеген ачу турында сүз барды. Сөйләшүдә Татарстан тарнспорт һәм юл хуҗалыгы министры, Казан дәүләт техник университеты ректоры, Сембердәге авиация мәктәбе җитәкчеләре һәм башка вәкилләр катнашты. Татарстанга авиация өлкәсендә белгечләр әзерләү турында сүз башланды. Әмма, бу чарага нигәдер “Татарстан” һава ширкәте башлыгы Магомет Закаржаев чакырылмаган булган. Ул бу утырыш хакында ишеткәч: “Нигә мине онытканнар икән?”- диде.

Азатлык тапшыруларында Казанның “Аккош” дип аталган ТУ-160 стратегик ракета ташучы очкычны җыеп Русиянең хәрби һава көчләренә тапшыруы турында хәбәр иткән идек. Тавыш тизлегендә берничә мең чакрымны әйләнеп кайта алырдай очкычлар төзегән Казанның тотылган Boеingларны сатып алу мөмкинлеге белән кулланып торырга җыенуы бер яктан караганда аңлашылып та бетми.

Татарстан җитәкчелеге бер вакыт Казан авиaция берләшмәсендә җитештереләчәк ТУ-214 очкычларын сатып алырга җыенуы турында белдергән иде. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов белдерүенчә, бу очкычларны җитештерү программасының кайчан тормышка аша башлавы тәгаенләнмәгән, ә очарга бүген үк кирәк.

XS
SM
MD
LG