Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 майны Казан яңача үткәрде


Меңьеллык мәйданында 3 мең ярымлап кеше хәрби парадта катнашты. Караучылар башка еллар белән чагыштырганда күбрәк иде. Парад күбрәк кеше килсен өчен яңа урында үткәрелде.

9 май көнне Русия Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә үткән хәрби йөреш белән дөньяга үзенең көчен күрсәтергә теләде. Дөрес, Татарстан башкаласында ике югары хәрби уку йорты булса да Казанда үткән парадка бүгенге көннең хәрби техникасы чыкмады. Дөрес, алдан кайбер мәгълүмат чаралары бронетехника була дип хәбәр иткән иде итүен. Шулай да, 9 май казанлыларга үз яңалыгы белән килде. Быел ул элекке еллардагы кебек Җиңү паркында түгел, ә Меңеллык мәйданында үтте. Манзарасы белән дә бу урын үзенчәлекле. Кирмәнгә үк терәлеп тора. Бер ягында очар тәлинкәгә ошаган цирк, икенче якта Пирамида. Кол Шәриф мәчете дә көне буе төрле җырлы-биюле күренешләр барган сәхнә артында ук иде.
Шәһәр җитәкчелеге быелгы парадның яңа урында үткәрелүен күбрәк кеше карый алсын өчен шулай эшләнде дип аңлатты. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев тә бу чарадагы котлау сүзендә моңа басым ясады.
“Быел без Җиңү хөрмәтенә үткәрелгән ел саен үтә торган киңкүләм хәрби йөрешләрнең яңадан торгызылуның шаһитлары. Бу безнең күпмилләтле дәүләтебезнең вакыт чакыруларына каршы тора алырдай көчкә ия икәнен күрсәтә. Нәкъ менә шундый бик күп кеше катнашкан чараларда буыннар очраша. Үткән, бүгенге һәм киләчәк бәйләнеше ныгый. Монда җиңү байрагы астында тигез рәт булып сугыш ветераннары, яшь хәрбиләр һәм курсантлар тора. Бу берлекне күреп ватанпәрварлык бер кайчан да өзелмәслегенә инанасың”,- диде Шәймиев.
Хәрби парад чарасы гадәттә үтә дә төгәллеге белән аерылып тора. Әмма Казанда үткән чара вакытында Татарстан президенты үзенең сүзен ярты минутлап башлый алмый торды. Микрофон эшләмәде. Бу көтелмәгән хәл президентның кәефенә тәэсир ясамый калмагандыр мөгаен.
Быелгы Казан парадында башка еллар белән чагыштырганда күбрәк хәрби- 3,5 меңләп кеше атлады. Башта сугыш елларындагыча киенгәннәр үтте. Ә парад башланганга кадәр халык сугыш чоры вакытын сүрәтләгән җырлы-биюле күренешләр карады. Ярты сәгатьтән артыкка сузылган бу тамаша вакытында татарча бер җыр да яңгырады. Аны Резедә Галимова башкарды.
Бу җыр яңгыраганда кайбер ветераннар кушылып җырлап утырды. Яшьлекләрен, яу кырында һәлак булучыларны, әле күптән түгел генә араларыннан китүчеләрне искә төшереп утырганнар да булгандыр. Узган ел Татарстанда 8 мең ветеран үлгән. Җиңүнең 63 еллыгы үткәрелсә дә, әлегә 1600 ләп кеше фатирга мохтаҗ. Казанда 9 май алдыннан 46 ветеранга фатир бирелде бирелүен. Бу махсус йортның өй туенда Татарстан җитәкчелеге дә катнашты. Соңгы тапкыр ветераннар өчен төзелгән махсус йортта бушлай торак 2000 елда бирелгән булган.
XS
SM
MD
LG