Accessibility links

АКШ Сүрия белән Иранны Либандагы бәрелешләрне кыздыруда гаепли.


Либан башкаласы Бәйрүтнең зур өлеше инде сугышчан шыгый төркем Хизбулла карамагында. Гарәп илләре министрлары ашыгыч очрашуга чакырылды

Хөкүмәт Хизбулланың тәэсирен киметү өчен чаралар күрүгә керешкәннән соң хөкүмәт тарафдарлары белән Хизбулла арасында башланып 3 көннән артык дәвам иткән бу бәрелешләрдә кимендә 18 кеше һәлак булды. Ак Йорт Иран белән Сүриядән Хизбуллага ярдамне туктатуны таләп итә.

Җомга көнне Крауфодта Ак Йорт сүзчесе Гордон Джондро "Хизбулланың соңга гамәлләре безне бигрәк тә борчый. Без Хизбулланы демократик рәвештә сайланган Либан хөкүмәтенең кануный карарларына каршы чыгуын туктатырга өндибез. Без шулай ук Иран белән Сүрияне Хизбуллага ярдам итүне, Либанны тотрыксызландыручы гамәлләрен туктатырга өндибез," - диде.

Сөгуд Сарәбстаны гарәб илләренең тышкы эшләр министрларын Либан турында сөйләшү өчен ашыгыч очрашуга чакырды. Джондро да бу илләрне Либан хөкүмәтен якларга өндәде.

Джондро шулай ук көч куллану өчен җаваплыларга карата чаралар күрү турында Ак Йорт БМО Иминлек Шурасы белән киңәшләшә диде.

АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Вашингтон Либан премьер-министры Фуад Синиорага ярдам итәчәк һәм дөнья илләренең җитәкчеләрен дә шуңа чакырачак диде.

Либандагы бу бәрелешләр илдә яңа ватандашлар сугышы башланырга мөмкин дигән куркуны арттырды.
Кабинет министры Әхмәт Фатфат Хизбулланы илдәге сөнниләр белән шыгыйлар арасындагы куркынычлы бүленешне көчәйтүдә гаепләде.

Либанның хөкүмәт коалициясе Хизбулланың гамәлләрен Иранның тәэсирен арттыру, Сүрия тәэсирен яңадан торгызу максатындагы кораллы фетнә диб бәяләде. Бу белдерүне Либандагы христианнар җитәкчесе Самир Гиги укып ишеттерде.

"Бәйрүттә һәм аның һава аланында булган хәлләр Хизбулла тарафыннан кораллы фетнә булды. Бу конституциягә каршы, ил халкының татулыгына каршы, халыкара резолюцияләргә, бигрәк тә кораллы сугышчыларга Либанда эшчәнлек алып баруны тыючы соңгы резолюциягә каршы килүче фетнә булды. Һәм аның максаты дәүләтне көчсезләндерү, иреклекләргә һәм демократиягә һөҗүм," - диде Гиги.

Бу бәрелешләр хөкүмәтнең дүшәмбе көнне Хизбулланың телеком ширкәтен ябу турында карар чыгаруыннан соң башланды.
Җомга көнне Хизбулла сугышчылары һәм аларның тарафдарлары Бәйрүттә илнең хакимият блогы таянычы саналган берничә сөнни районга бәреп керде. Сугышчылар хөкүмәт яклы киңкүләм мәгълумат чараларын япты. Армия әлегә бу каршылыкка тыкшынмый тора.
XS
SM
MD
LG