Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шыгый сугышчылар бәрелешләрне туктата


Гыйрактагы сугышчан шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр ярдамчесе Шәйех Салах әл-Гобәйди Садр сугышчылары Багдадта атналарча барган бәрелешләрне туктатырга ризалашты дип белдерде.

Аның әйтүенчә, хөкүмәт белән төзелгән бу килешү якшәмбе гамәлгә керәчәк.

Хөкүмәт сүзчесе Гали әд-Даббагъ та Рейтерска бу хәбәрне раслады.

АКШ һәм Гыйрак көчләре Багдадның Садр Шәһәре өлешендә сугышылар белән бәрелешә. Анда инде йөзләрчә кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG