Accessibility links

Кайнар хәбәр

ИРКӘ мунча кергәндә, Таишев балалар карый


"Батут & Борын
"Батут & Борын

1 майда җырчы ИРКӘ безгә авылга кайтып, мунча кереп йокларга ятканын әйтсә. “Борын ” “Идәнеңне себерим!” кебек мәзәкләрнең тәэсир көчен аңлатты.




“Кызган таба”да кыска хәбәрләр!
Татарстан башкаласының югары уку йортлары арасында “Студентлар язы - 2008” фестивале бара. 21 апрельдә башланган әлеге чара 7 майда “Уникс” концертлар залында фестивальнең йомгаклау концерты белән тәмамланды.
* * *
“Яңа гасыр” телеканалының халык арасында популяр “Җырлыйк әле!” тапшыруында 3 майда эфирга чыкканында “Яңа гасыр” радиосының яшь dj - лары катнашты. Шуларның берсе Илфар Кәримов 30 апрельдә туган көнен билгеләп үтте.
* * *
Май бәйрәмнәрендә Казанда татар дискотеклары, зур күләмдәге татар телле яшьләр өчен үткәрелә торган чаралар тукталып торды. Студентлар район -авылларда әти- әниләренә, туганнарына бакча эшләрендә булыштылар.
* * *
2 майда “Vkontakte” сайтын татарлаштыручы яшьләр Казанда күрештеләр. Алар бер-берләре белән якыннан танышып Татарстанның истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар. Шул ук төнне “Курай” радиосы Казанның “Ревьера” аквапаркында шоу-тамаша уздырды. Анда безгә билгеле Мәliкә, ITTIFAQ кебек яшь башкаручылар чыгыш ясады.
* * *
Без сезгә язманың башында май бәйрәмнәрен студентларның күбесе район -авылларда үткәрде дигән идек. Ә билгеле яшь җырчылар 1 майны ничек үткәрделәр икән. Шул сорауга җавап белергә теләп без берничә билгеле яшь җырчының һәм dj - ның май башланган көнне кесә телефоннарына шалтыраттык . Менә аларның җаваплары:
- Беренче майны бүген Чаллыда үткәрдек. Анда Казандагы кебек Шүрәле паркы бар, без шунда җырладык. Менә хәзер кайтыр юлга чыктык.
- Калган еллар ничек үтә иде?
- Безнең гаиләдә бакчада, табигатьтә үтә иде ул – диде “ЗөЛәйЛә” төркеменнән Зөлфия.
- Балачакта 1 май көнне урамдагы тамашаларны карарга йөри идем. Бүген менә
Фәрит Таишев
балалар белән уйнап йөрдек тә, өйгә кердек.
- Май бәйрәмнәрендә дуслар белән очрашу йоласы юкмы соң?
- Юк, юк! Бернинди йолалар да юк, тагын бер бәйрәм инде..
- Ягъни, гади кешеләр кебек ял итәсез?
- (көлә) Мин дә гади кеше бит инде, әйе, ял итәм ! – дип җавап бирде продюссер, җырчы - Фәрит Таишов.
- Мин көндезге сәгать икегә кадәр йокладым. Чөнки бәйрәмне кичә үк үткәрә башладым. Бүген менә яраткан сеңелкәшләрем белән очраштым һәм бергәләшеп уйлыйбыз, нәрсә эшләргә икән дип. Табигатькә бу юлы чыгып булмады, ансы 9 майда булыр инде – ди яшь җырчы IDELIA.
Булат Бәйрәмов
- Быел көндезге 10 нан 2 гә кадәр эшләдем, эфирда булдым. Шуннан соң, гадәт буенча урманга, ит кыздырырга барабыз.
- Кемнәр белән?
- Тормыш иптәшем, гаилә дуслары, барлыгы өч пар. Менә 2 сәгать эчендә генә сөйләштек тә урманга барырга булдык, алайса алдан план корып куйсаң һәрвакыт барып чыкмый ул! – диде “Tatar radoisi”ның популяр dj-е Булат Бәйрәмов.


“Беренче майны ничек үткәрдегез?”
- дигән сорауга түбәндәге җавап белән төгәлләде
сораштыруны җырчы
Иркә сөтле чәй ярата икән
ИРКӘ:

- Авылда, урманга ит кыздырырга барып үткәрә идек. Хәзер эш күп, элеккечә йөрергә вакыт юк, онытылган да. Авылга кайтуын кайттым инде, менә әле генә кайтып кердем. Бернидә планлаштырмадым, мунча керәм дә, сөтләп – җимешләп чәй эчәм дә ятып йоклыйм. Менә шул була инде минем өчен бәйрәм.
“Кызган таба”ның чираттагы тапшыруы турында язуны дәвам итеп, хәзер “Борын белән Батут” проектыннан Фәнил Вакказов белән аралашып алыйк. Ул безгә яшьләр өчен нинди мәзәкләр кызык икәнне сөйләр һәм ни өчен билдән түбән көлкегә тукталып алуларын аңлатыр.
“Идәнеңне себерим!” кебегрәк мәзәк кемгә кирәк?
Фәнил Вакказов. Мин “Борын”!(көлә) Сәхнәгә чыккач кайвакыт “Батут” белән буташтыргалыйбыз бу исемнәрне. Ул миңа “Батут” ди, мин аны “Борын” дим. “Батут”ның чын исеме Робер Исламов. Без аның белән бергә моннан 2 ел элек эшли башладык. Робер ул – юмор сөйләү остасы, КВНчы, аны һәрвакыт сәхнә тарта. Минем үземә дә кайчандыр җырлап йөргәч, тамашачылар алдында чыгыш ясау ят түгел. Уйладык – уйладык та “Борын белән Батут” проектын эшләп карарга булдык. Ул башта радиопроект буларак тормышка ашырга тиеш иде. Зөлфәт Зиннуров үзенең “Күңел” дискәтүген башлап җибәргәч безгә әлеге дискәтүктә чыгыш ясарга теләмисезме дип әйтте. Аңа кадәр без үзебез алып барган дискотекаларда юмор катыштырып, көлкеле күренешләр күрсәтү тәҗрибәсен ясап караган идек инде. Зөлфәт шуларны күргәннән соң безне “Күңел”гә чакырды. Без килдек, булган осталыкларыбызны күрсәттек, шуннан соң “Борын белән Батут” проекты шул дискотека кысаларында үсә башлады.
Рөстәм Исхакый. Нинди темалардан көлкеле каймак ясыйсыз ?
Фәнил Вакказов. Нәрсә күрәбез, шул тема була. Мәсәлән, яшьләр арасында егет белән кыз танышу күренеше, рекламаларга бәйләнергә яратабыз, шоу-бизнес, җырчылар тормышыннан көлкеле хәлләр. Милиционерлар турындагысын сөйләп тә китә алам:
“Кичә Котлы Бөкәш авылы участковые бик тә хәтәр җинаятьчене тота алмаган. Ул моны:
- Сәпитнең сибе салды бит! - дип аңлата.
(Фәнил мәзәкләрдә нинди темалар күтәрүләрен сөйләвен дәвам итә)
Юлда була торган хәлләр, ике дус арасындагы мөнәсәбәтләр,
"Борын" - Фәнил Вакказов
кибеттә, даруханәдә булган вакыйгаларны яңартабыз. Кайвакыт билдән түбән мәзәкләр дә сөйлибез, әлбәттә. Бу хакта үзебезгә дә әйткәннәре бар. Моның зыяны юктыр дип уйлыйм. Чөнки без сөйләр алдыннан халыкны алдан әзерлибез, хәзер эксклюзив, билдән түбән мәзәк була дип кисәтеп куябыз. Кемгә ошамый, ул чыгып тора ала. Бу әйбер татар халкы өчен ятрактыр. Ләкин Казандагы күп кенә төнге клубларда кара юмор дигән юнәлеш таралды һәм популярлык казанды. Без билдән түбән юморны бернинди зур сәхнәгә дә чыгармаячакбыз, ул дискотека кысаларында гына калачак. Ни өчен кайвакыт билдән түбән сүзләр кулланабыз? Чөнки алар белән мәзәкнең тәэсире көчлерәк була. Аннан соң яшьләрне кимсетеп әйтәсем килми, үзләре оялалар, тәнкыйтьлиләр, ләкин нәкъ менә билдән түбән сүзле көлке хәлләрне ныграк истә калдыралар.
Рөстәм Исхакый. Билдән түбән сүзләр дисең, шуларның колакка ятышлыларын әйтеп кит әле?
Фәнил Вакказов. “Идәнеңне себерим!”- дип әйтеп җибәрәбез икән, монда инде халык бермә - бер җанланып китә. “Анаңны!” – дисең дә яшьләр шаулаша башлый, шулай ук “блин..!”- дигән сүзләр чыгып китә инде. Ул бит инде барыбер нормаль сөйләм түгел. Менә ул сүзләр юморны тагында тәэсирлерәк, көчлерәк итә.
Рөстәм Исхакый. Татар юморы башкаларны кабатлаудан гына тора микән ни?
Фәнил Вакказов. Руслардагы “Comedi club”ны истә тотып әйтүеңдер инде. Ләкин бу юмор кайчанда булса туган булыр иде. Бу юморны без “стендап комедия” дип әйтәбез. Әлеге стильдә гадәттә КВНчылар шаяра, КВН агымына инде 45 ел. КВН агымында цензурага эләкмәгән юмор “Comedi club”ка күчәдер дип уйлыйм. Әлбәттә, безнең мәзәкләрдә аларны кабатлау да бар, чөнки күрше-тирә милләтләрдән барыбер ни булса да алабыз. Татарча юмор гел капка төбендә сөйләшеп утыра торган әбиләр, исерек абзыйлар турында гына булмас инде, башка юнәлешләр дә алырга тиеш!
XS
SM
MD
LG