Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербларның күпчелеге Европаны сайлый...


... әмма бу юл җиңел булырга ошамаган. Якшәмбедә Сербиядә узган парламент сайлаулары, илдә үтәмилләтчел хисләрнең киң таралуына карамастан күпчелек халыкның барыбер Европа белән бергә барырга теләүен күрсәтте.

Тик яңа хөкүмәтне төзү бер дә җиңел булмаска ошап тора.

Реформачыл көчләр, беренче чиратта президент Борис Тадичнең Демократик партиясе, казанган тавышлар саны ягыннан беренче торса да, ул Сербия парламентында алай да тулы күпчелеккә ирешә алмады. Ягъни хөкүмәт кору өчен аңа башка бер сәяси көч белән берләшергә кирәк булачак.

Ә андый көч офыкта әлегә күренми - парламентка үткән башка партияләрне, аларны яклау күпкә азрак булса да, барысы да милләтчел тарафта тора. Мәгълүм ки, бу сайлау Косовоның Сербиядән аерылып үз бәйсезлеген игълан итүеннән соң оештырылган иде, ягъни тавыш бирү милләтчел хисләрнең иң югары ноктасына җиткән бер мизгелдә узды.

Президент Тадич тарафдарларының уңышы шуңа да көтелмәгән булды, алдан үткәрелгән фикер белешү нәтиҗәләре дә, Балкандагы вәзгыятьне күзәтеп баручы белгечләрнең фаразлары да җиңүне алдан ук Томислав Николичнең радикал партиәсенә биреп қуйган иде.

Әмма серб радикаллары тавышларның 29-лап қына процентын казана алды, ә менә Тадичнең "Европа Сербиясе өчен" дигән берләшмәсе 39% яклауга иреште. Әлегә шушы берләшмәнең барлыгы 250 урынлы парламентта, Скупчинада 103 депутаты булыр дип фаразлана.

Хөкүмәт корырлык күпчелек өчен Тадич партиәсе хәзер беректәш эзли башларга тиеш булачак - мөмкинлекләр әллә ни зур түгел, дөресрәге, юк диярлек.

Радикаллар белән бу мөмкин түгел, аларны капма-каршы карашлар аеырып тора. Элекке премьер-министр Воислав Коштуница да хәзер, Көнбатышның Косово бәйсезлеген яклавына рәнҗеп, Тадич белән берләшергә теләмәвен әйтә.

"Безнең президент Тадич партиәсе белән аермалыкларны бетереп булмый, без үз сәясәтебез белән алыш-биреш итмиячәкбез, ул үзгәрмәячәк. Дәүләти һәм милли сәясәткә караган принципларыбыз без ваз кичәрлек нәрсә түгел", ди Коштуница.

Скупчинага үткән милләтчел көчләр - шул ук Коштуницаның демократлары, Николичнең радикаллары һәм элекке президент Милошевичнең социалистлары үзара килешеп хөкүмәтне Тадич партиәсеннән башка, ягъни җиңүчедән башка гына да кора ала.

Томислав Николич шуңа өметләнә дә.

"Хәзер Тадичнең Демократик партиәсеннән башка гына беректәшлек төзү мөмкинлеге бар, үз тарафдарларының бәйрәм итүен яңа хөкүмәт төзүчеләр тантанасы итеп күрсәтү өчен Тадичның хакы юк", дип кисәткән иде дүшәмбегә қаршы төндә серб милләтчеләре башлыгы Николич.

Сербиянең яңа парламенты июнь башында җыелып, хөкүмәт иң соң дигәндә сентябрь уртасына төзелергә тиеш. Аңа кадәр өлгермәсәләр илне яңа сайлау көтә.
XS
SM
MD
LG