Accessibility links

Кайнар хәбәр

Премьер Путин яңа хөкүмәт белән таныштырды


Русия премьер-министры Владимир Путин бүген яңа хөкүмәт белән таныштырды. Элекке хөкүмәттә мөһим вазыйфаларда булган министрлар үз урыннарында кала, президент идарәсендәге тәэсирле җитәкчеләр дә хөкүмәткә җәлеп ителә.

Финанс министры Алексей Кудрин, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Саклану министры Анатолий Сердюков, эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, икътисадый тәррәкыять министры Элвира Нәбиуллина үз вазыйфаларында кала.

Элекке премьер-министр Виктор Зубков премьер урынбасары булып кала.

Президент идарәсе башлыгы Сергей Собянин белән аның урынбасары Игорь Сычин да вице-премьер булды.
XS
SM
MD
LG