Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Әндиҗанда эзәрлекләүләр дәвам итүен белдерә


Кеше хокукларын яклаучы Һюман Райтс Уотч оешмасы Үзбәк хөкүмәте 3 ел элек Әндиҗанда кан белән бастырылган демонстациягә бәйле булырга яки ул турыда мәглуматлары булган кешеләрне каты эзәрлекли дип белдерә.

Оешма белдерүендә хөкүмәтнең бу эзәрлекләүләре Әндиҗаннан яңа качакларга сәбәп була диелә.

Хисап былтыр һәм быел Әндиҗаннан качып киткән 27 кеше сөйләгәнәргә нигезләнә.

Һюман Райтс Уотч АКШ һәм Европа Берлеген бу эзәрлекләүләрне туктату өчен Үзбәкстанга басым ясарга чакыра.
XS
SM
MD
LG