Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков Украинага кертелмиячәк


Украина Мәскәү мэры Юрий Лужковны, Акъяр Русиягә тапшырылырга тиеш дигән сүзләре өчен киләчәктә Украинага кертмәскә дип карар чыгарды.

Якшәмбе Кырымның Акъяр, Севастополь шәһәрендә чыгыш ясап Лужков, Интерфакс хәбәр агентлыгы белдерүенчә, бу шәһәр Русиянеке дип әйткән.

Килешү ниезендә Русия бу шәһәрне 2017 елга кадәр үзенең Кара диңгез флоты ныгытмасы буларак куллана.

Украина дәүләт иминлеге хезмәте белдерүендә Лужков әйткәннәр ил мәнфәгатләренә һәм аның территориаль бербөтенлегенә каршы килә диелә.

Анда шулай ук Лужковның Украинада акча юуы турындагы хәбәрләр тикшереләчәк диелә.
XS
SM
MD
LG