Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либанда бәрелешләр яңарды


Либанның төньягындагы Триполи шәһәрендә бүген яңа бәрелешләр булды.

Хәбәрләргә караганда якшәмбе көнне бу төбәккә кертелгән хөкүмәт гаскәрләре әлеге бәрелешләр нәтиҗәсендә чигенергә мәҗбүр булган.

Көнбатыш яклавындагы хөкүмәт тарафдарлары белән шыгый Хизбулла төркеме сугышчылары арасында бәрелешләр узган атнада башкала Бәйрүттә һәм Триполи шәһәрендә башланып китте.

Бәрелешләрдә 50-ләп кеше һәлак булды. Гарәп Лигасы Либанга үз вәкилләрен җибәрде.
XS
SM
MD
LG