Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азиядә бала төшерү гадәте әле дә бар


Хәзер гаиләләр планлаштырыла, балаларны үстерә алган кадәр генә табалар. Үзәк Азиядә дә күп балалы гаиләләр кими бара. Әмма нинди юллар белән?

Бу илләрдә гаилә планлаштыруда – йөклелекне булдырмас өчен төрле чаралар күрү турында мәгълүмат күп булса да хатын-кызлар арасында теләмәгән очракта баладан аны төшереп котылу гадәте әле дә бар. Моның сәбәбе нәрсәдә?

"Мин ерак авылда яшим, хәзер аылларда да йөккә узмас өчен нишләргә кирәклеге турында күп беләләр, сөйлиләр, дарулар, инә кадаулар, төрле чаралар тәкъдим ителә. Моны һәркем белә, һәм һәр кеше үзе теләгәнен сайлап ала", - ди Үзбәкстанның Әндиҗан вилаятендә яшәп шәфкать тутышы булып эшләүче Сәгәдат ханым.

Күрше Таҗикстанда 80нән артык медицина үзәге хатын-кызларга корсакка узмау ысулларын өйрәтә, бушка дару һәм презервативлар тарата. Дүшәнбедәге шундый үзәк башлыгы Гүлҗаһон Туманова, мондый эшчәнлек ул – хөкүмәт сәясәтенең бер өлеше, диде. Халык арасында исә мондый үзәкләр гаиләләрнең күбрәк бала тудыруына каршы дигән гыйбәрә йөри. Чынбарлыкта исә табиплар – бала табу арасында хатын-кыз организмы җитәрлек ял итсен дип кенә аларның сәләмәтлеген кайгырта, ди үзәк башлыгы Туманова.

Элекке заманнарда Үзәк Азиядә гаиләдә кимендә 4 бала булган. Совет чорында бала карау өчен алынган ял да бик озын иде, шулай ук күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган иде.

Хәзер исә мәгълүмат чаралары хатын-кызларның сәламәтлеге турында күбрәк сөйли. Бер-бер артлы бала тапкан хатыннар аз канлылыктан җафа чигә, алар җитәрлек витамин алып өлгерми, акчасызлык һәм эшсезлек аркасында аларның ашау ягы да такыр була.

Күп балалы гаилә традициясе дә хәзер үзгәрә бара. Үзбәкстанның рәсми статистикасы күрсәткәнчә, авыл җирендә дә бер гаиләдә 3 баладан артык тапмыйлар. Шәһәрдә исә хатын-кызлар иң күбе 2 бала тели. Элек Үзбәкстанда 7-10 бала үстерү гадәти хәл иде.

Таҗикстандагы хатын-кызлар өчен медецина үзәге башлыгы Гульҗаһон Туманова сүзләренә караганда, хатын-кызлар арасында бала төшерүнең киң таралган булуы борчылу уята. Гайре рәсми саннарга караганда, Казахстанда ел саен 130 меңләп хатын-кыз бала төшерә. Алма-Атаның беренче хастаханәсе табибы Райгүл Рисбай-кызы сүзләренә караганда, алар арасында – йөклелекне булдырмау чаралары турында белмәгән һәм моны яшерергә теләгән яшь кызлар күп.

Таҗикстанның Панҗакент каласында хатын-кызлар һәм балалар
"Гадәттә бирегә андый кызларын әниләре алып килә. Беләсездер, казах гаиләләрендә әни кешеләр кызларының бу хәлен олылардан, әтиләреннән, туганнарыннан йәшерер өчен мөмкин булганның барысын да эшли, чөнки аларның реакциясе бик тә куркыныч булырга мөмкин. Ләкин бала төшерү – кызның сәләмәтлеге өчен тагын да куркынычрак була ала. Аның бит киләчәктә бала табасы бар. Әлбәттә, мәгълүматле булу кирәк," - диде табип.

Бала төшерү ул – баладан котылу гына түгел, ди Дүшәнбедәге медицина үзәге башлыгы. Бала төшерү ул хатын-кызның сәләмәтлегенә зур зыян. Гулжаһон Туманова мәсәләгә башка яктан карарга тәкдим итә.

"Күп гаиләдә кайчан ничә бала буласын – ир кеше хәл итә. Шуңа күрә үзебезнең үзәкләрдә без ирләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Балаларны планлаштыру – гаилә хәленә яхшы йогынты ясыячагын аңлатабыз. Шулай ук без алар хатыннары өчен теләмәгән чакта балага узмас чаралар турында сөйләшәбез," - ди Туманова.

Үзәк Азия илләрендә гаилә планлаштыру һәм бала тууыны контроль итү программаларына шулай ук дин әхелләре дә катнаша. Алар да халык арасында хатын-кызлар сәламәтлеге турында аңлату эшләре алып бара.
XS
SM
MD
LG