Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале уза


Сишәмбе көнне Казанда мәшһүр балет остасы Рудольф Нуриев исемендәге ХXI Халыкара классик балет фестиваленең ачылу тантанасы узды.

Быелгы фестиваль Нуриевның тууына 70 ел тулуга багышлана. Фестиваль П.Чайковскийның “Спящая красавица” балеты белән башланып китте. Программа кысаларында шулай ук Л.Делибның “Коппелия”се, Л.Герольдның “Тщетная предосторожность”, А.Аданның “Корсар” балетлары, шулай ук “Лебединое озеро” (П.Чайковский), “Жизель” (А.Адан), Фестиваль барышында оркестр белән М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры Ренат Салаватов, Русиянең Зур театры дирижеры Павел Клиничев һәм Алтай өлкәсе филармониясе дирижеры Владимир Рылов идарә итәчәк. Фестиваль 24 майга кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG