Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты парламентта чыгыш ясый алмады


Украина президенты Виктор Ющенко премьер-министр яклы депутатлар менбәргә юлны япканнан соң Парламентка еллык юлламасын ишеттерүдән баш тартты.

Быел Ющенкога инде икенче мәртәбә бу чыгышын ясау мөмкинлеге бирелмәде. Ющенко белән премьер министр Юлия Тимошенко арасындагы киеренкелек арта бара.

Тимошенко яклы депутатлар Ющенко арта баручы инфляциягә каршы чаралар күрми дип ризасызлык белдерә.

Ющенко белән Тимошенко фиркаләре былтыр хакимият коалициясе төзеде.
XS
SM
MD
LG