Бүгенге көндә Балык бистәсе районындагы Күки авылы күмәк хуҗалыксыз, инвесторларсыз яши торган авыл икән.
1918 нче елда оешкан. Балык - бистәсе муниципаль районының
төньяк –көнчыгыш өлешендә урнашкан. Жирлекнен мәйданы 6000 кв. км., халкы 701 кеше (01.01.2008) ирләр 49%, хатын-кызлар 51%. Төп милләтләр - татарлар 99,9% , руслар 0,1%. Халыкнын тыгызлыгы 85 кеше бер кв.км.
Туу - 0.3%, үлем-китем - 1,4%. Халыкнын табигый артымы 0,3%. Эш яшендәге кешеләр 38%, яшьрәкләр 20%, өлкәннәр 42%. Уртача бер гаиләнең зурлыгы 3 кешедән тора.
Авыл хужалыгы жирләре 1.8 мең га, шул исәптән сөрү жирләре
1,3598 мең, печәнлек 350, көтүлекләр 90,2 гектар. Әлеге жирләрдә көзге арыш, язгы бодай, арпа, солы, борчак һәм башка культурылар игелә.
Авыл халкының төп шөгыле терлекчелек; сөт-ит терлекләре, ат, сарык һәм бал кортлары асрыйлар. Жирлектә җаваплыгы чикләнгән “Күки урман” ширкәте «ООО Кукеево лес» һәм картлар йорты «Шатлык» бар. Җирлек аша « Волга-7» юлы (Мәскәү – Казан - Уфа юлы) уза. .
Ләкин Күки Татарстандагы башка авыллар кебек картаюга таба атлый, ди монда яшәүчеләр һәм “Шатлык” картлар йорты караңгы киләчәк килүен күздә тотып төзелмәдеме икән, дигән сорау туа. Картлар йортының ничек төзелүен безгә Күки җирле үзидарә рәисе Мәүлә Исхаков болай аңлатты:
“2002 елда без “Иҗтимагый башлангыч” республика күләм конкурсында җиңеп 2003 елда бераз акча алдык. Шуннан иске ташландык йортны яңартып анда авылда булган караучысыз калган картларны урнаштырдык. Вакыт узу белән мунча салдык, өстәмә бүлмәләр төзедек. Янгын куркынычсызлык хезмәтенең таләпләре зур, әле аларны барсын үтәп бетерәсе бар. Бу эшләрнең барсына да акча кирәк. “Шатлык” ул дәүләтнеке булмаган, бюджеттан тыш картлар йорты. Финанс якны үзебезгә җайлыйсы кала. Теләктәшлек итүче химаячеләр табылса яхшы булыр иде.”- ди Күки җирле үзидарә рәисе.
Авыл уртасында иске таш йортны төзәтеп ясалган картлар йортында бүген 7-8 өлкән буын вәкиле яши икән. Аларны 3 тәрбияче карый, шуларның берсе, “Шатлык”ның җаваплы кешесе Гөлнур Мусина көндәлек эше белән таныштырды:
“ Мунчаларга алып керәбез, тырнакларын кисәбез, 3 тапкыр кайнар ризык ашатабыз, бөтен эшләрен дә үзебез башкарабыз. Кайберләре табигый йомышларын да үзләре эшли алмый. Көне-төне без алар белән инде, икебез көндез эшләсәк, беребез төнлә кунып өлкәннәрне карый. ”
Картлар йортынла яшәүчеләр арасында Күкилеләр үзләре дә, күрше авыллардан килүчеләр дә бар икән. Аларга хәерләр, азык-төлек белән ярдәмне күбрәк авыл халкыннан килә диләр.
“ Рамазан айларында, Корбан бәйрәмнәрендә азык-төлек күп китерәләр. Җомга көннәрендә килгәлиләр. Көз көне бакчада уңыш өлгергәч яшелчәләр, мал-туар суйгач ит алып киләләр. Балалары укырга керү сөенеченнән дә хәер-сәдака биречуләр бар. Ләкин бу гына барлык эшләрне алып барырга, төзәтү-яңарту эшләренә җитеп бетми шул.
Ә болай “Шатлык” та яшәүче өлкәннәрнең кәефләре яхшы, Алла шөкер мондый рәхәтне кайда күрер идек диләр инде. Бер проблемалары да юк, барсында үзебез хәл итәбез.” -ди Гөлнур Мусина.
Ә болай “Шатлык” та яшәүче өлкәннәрнең кәефләре яхшы, Алла шөкер мондый рәхәтне кайда күрер идек диләр инде. Бер проблемалары да юк, барсында үзебез хәл итәбез.” -ди Гөлнур Мусина.
Гомүмән алганда “Шатлык” кебек картлары йорты районда бердәнбер икән. Булганнары халыкны социаль яклау министрлыгына карыйлар.
Без авыл рәисеннән, “Картлар йортын хөкүмәт карамагына тапшыру мәсьәләсен күтәрмәдегезме?” дип сорадык.
“Беренчедән, моңа үзебезнең дә теләк юк. Аннан соң, хөкүмәтнеке булган картлар йортына өлкәннәрнең үзләренең дә барасылары килми. Алар “Шатлык”та өй җылысы бар, диләр,”- диде Күки җирле үзидарә рәисе Мәүлә Исхаков.
Бүген “Шатлык” картлар йорты химаячеләр эзли. Караусыз калган өлкәннәр җылы йортта яшәтергә ярдәм итәрлек мәрхәмәтле кешеләр табылачагына ышана.