Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония татарлары турында китап Казанга кайтты


Лариса Усманова Төркия, Америка татарларs да китап язарга ярдәм итте, ди.
Лариса Усманова Төркия, Америка татарларs да китап язарга ярдәм итте, ди.

Япония татарлары турында китапларны Казанга Лариса Усманова алып кайтты. Автор милли тамгалы китапны Казан таможнясыннан сатып алган.

Татарстан милли китапханәсендә Лариса Усманованың Япониядә эшләп һәм өйрәнеп язган фәнни китабы тәкъдим ителде. “Төньяк-Көнчыгыш Азиядәге төрки-татар диаспорасы. 1898 һәм егерменче гасыр уртасына кадәр булган чордагы тарихи һәм иҗтимагый вәзгыяттә фикерләр сөреше буенча”, - дип татарча тәрҗемә итеп булган инглиз телле китап ул. Инглизчәсе: "The Turk-Tatar Diaspora in Northeast Asia (Transformation of Consciousness: A Historical and Sociological Account Between 1898 and the 1950s".

Бүген читтәге татар тарихын барлаган Лариса Усманова элек "Молодеж Татарстана", "Казанские ведомосьти" газеталарында эшләде. Шәркыят галимәсе хәзер"Восточный экспресс" газетасы хәбәрчесе булып та тора.

Япония дә, дөнья өчен дә бер фәнни сенсация

Татар яратучы зәңгәр-яшел, алтын төсле тышлыгына Идел-Урал штаты тамгасы да ясалган.

Бу китапны Татарстандагы фән кешеләре һәм җәмәгатьчелек тарафыннан кирәкле, вакытлы эш дип бәяләнде. Аның тышлыгына миллият һәм бәйсезлек фикерен алга сөргән Гаяз Исхакыйлардан калган Идел-Урал штаты тамгасы да ясалган.

Китапны бастырган Япониядәге Симанэ төбәге университеты ректоры Сигеаки Уно да бу китап турында: “Япония дә, дөнья өчен дә бер фәнни сенсация булыр дип өметләнәм”, - дип язган. Бу фәнни чыганак Япония, Корея, Маньчжуриядә яшәгән татарларга бәйле чыганаклар, документларны өйрәнеп язылган.

Казан таможнясы китапны чыгармый да, кертми дә

Еш кына Русиянең иң яхшы "эшләүче" кизү, Русия иминлеген саклаучы хезмәтләре Казанда икән дип сөйлиләр. Башка капкалар, таможнялар - Мәскәү, Новосибирск аша чит илгә йөреп караганнар да Казанныкын еш кына "мактый". Бу юлы да искәрмә булмаган. Япония татарлары турындагы японнар акчасына бастырган китапларны дуслары яки китапханәләр өчен Казанга Лариса Усманова алып кайта алган. Тик авторга аларны Казан таможнясыннан евролар түләп үзенә сатып алырга туры килгән. Бу турыда Усманова аптырап "Азатлык" хәбәрчесенә сөйләде.

Төркия, Америка татарлар ярдәме белән

Лариса Усманова Төркия, Америкада яшәүче татарлар да китапны язарга фикер, белем белән ярдәм итте, дип сөйләде. Аларның әти-әниләре, әби-бабалары бит Япониядә булган төрки белемнәр мәктәбен ачуга да сәбәпче булган. Татарлар белән бергә бу якка ислам дине дә килгән. Усманова махсус моны өйрәнер өчен Япониядәге Симанэ төбәге университетында докторлык эшенә алынган. Анда татарлар белән дус булган Хотори Сиро атлы тел галиме балалары тапшырган шактый бай архив та табылган. - Әйтик гарәп хәрефле “Милли байрак” газетасы тупланмасы. Бу газета тупланмасын укуда Лариса Усмановага Татарстан милли китапханәсе хезмәткәрләре дә ярдәм иткән.

Исхакый - милли юлбашчыґбулган

Сирәк китаплар һәм борынгы кульязмалар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин аңа ярдәм иткән. Ул “Милли Байрак” газетасын “милләтче” дип атый. Анда Гаяз Исхакый да еш чыгыш ясаган. “Кытай, Япония, Корея, Маньчжуриядә яшәњче татарларга килгәндә, алар 1920-1945 елларда Гаяз Исхакый кулы астында байтак эшләр башкарган. Исхакый алар өчен милли юлбашчы итеп кабул ителгән. Ә “Милли Байрак” газетасын чыгаруда исә данлыклы төркияле галим Надир Дәүләтнең әнисе ярдәм иткән. Алар бик дус һәм актив эшләгәннәр”, - ди ул. Айрат Заһидуллин Казандагы китапханәдә дә берничә нөсхә “Милли Байрак” газетасы булулын әйтә. Аны Америкадан галимә Айшә Рорлих китергән булган.

Тагын ике лидер булган әле

Шул ук вакытта Лариса Усманова, бу як татарларында фикер һәм идея каршылыгы булуын да раслый. Әйтик китабындагы юлбашчылар турындагы бүлектә ул Габдеррәшит Ибраһимов, Габделхай Корбангалиев, Гаяз Исхаки фикерләре тәэсире турында яза.

Әйтик, билгеле исламы таратучы Габдеррәшит Ибраһимов “пан-исламист” булган, СССРда мөселманнар мохтариятен кору турында хыялланган, тик советлардан качкан татарлардан зур яклау ала алмаган. Икенче бер лидер, урысларның ак армиясе вәкиле булган Габделхай Корбангалиевнең улы белән дә Лариса Усманова очрашырга өлгергән. Корбангалиев өченче юлбашчы булган, ул Япония башкаласы Токиода мәхәллә кора алган. Кадими кеше булса да, ул да татар-башкорт өчен дәүләт кору турында хыялланган. Җәдитче Гаяз Исхаки исә биредә соңарак килгән, ул да милли дәүләт турында уйлаган. Алар өчесе дә Япониянең ислам сәясәте кысаларында бу дәүләт белән хезмәттәшлек иткәннәр. Усманова әнә шуны япон телендәге документларны укып та раслаган.

Алар “төрки-татар” дип аталган

Шулай иттереп китап Төньяк-Көнчыгыш Азиядәге татарлар тарихын мөхәҗирлек юллары, булган милли оешмалары, мәхәлләләре аша аңлаткан. Әйтик, Исхакый фикерләренә таянып утызынчы елларда оешкан “Мәркәз” атлы оешмага 27 мәхәллә кергән булган. Аларда яшьләр яки хатын-кызлар комиссияләре дә эшләгән, мәктәпләре дә булган. Гомумән Коба, Нагоя, Харбин, Сеул, Токио кебек шәһәрләрдә асылы “пенза”лы булган милләттәшләр мәчетләр корып та тарихка кергән. Аннары аларның күпчелеге Төркиягә күченгән. Алар үзләрен “төрки-татар” дип атаган.

Татар-башкортны аңлау кирәк

“Сакура” атлы татар-япон дуслык оешмасы җитәкчесе Асия Садыйкова.

Лариса Усманова ун ел чамасы элек “Сакура” атлы татар-япон дуслык оешмасында эшләгән. Шул оешма җитәкчесе Асия Садыйкова: “Ул башта япон телен өйрәнер өчен китте. Аннары андагы татарлары турында өйрәнү эшендә үзенә фәнни юл тапты”, - дип искә ала.

Садыйкова Усманова китабы кирәк вакытта чыкты, ди. “Русидә сәясәт үзгәрә торган чор. Урыс сәясәтчеләре аңларга тиеш. Вак халыкларның да милләтен, мәктәбен, мәдәниятен сакларга хакы бар. Менә Япония шуны аңлаган, ярдәм иткән һәм итә бит. Чөнки алар үзләрен дә ярата белә. Урыслар да башкаларны, татар-башкортны аңлап, аларга ярдәм итеп кенә алар уңышка ирешә ала”, - ди ул.

XS
SM
MD
LG