Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җыен” фонды күренекле шәхесләрне барлый


"Җыен" фонды китаплары
"Җыен" фонды китаплары

Милли күтәрелеш чорында татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән оешкан “Җыен” фонды "Шәхесләр" сериясенең 15 китабын чыгарды.

Шушы көннәрдә Милли китапханәдә “Җыен” фонды мәтбугат очрашуы үткәрде. Очрашуда әлеге фондның идарә рәисе, академик Миркасыйм Госманов, директоры Фоат Рафыйков, галим Җәүдәт Миңнуллин, шагыйрь Гәрәй Рәхим, Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.

Бүгенге көндә кем булуына карамастан, үзенең тормыш юлы турында яки 20-30 шигырь тупланган китаплар чыгару модага керде. Ул кешенең милләткә керткән өлеше ,ә китапның файдасы булмаса да, иң мөһиме китап авторы туганнары, дуслары алдында “мин китап чыгардым” дип горурланып әйтә алачак бит. Мондый китапларның татар китаплары галереясен чүпләп кенә ятуы да “яңа туган автор” өчен мөһим түгел. Бәлки шундый кирәксез китапларның үрчүе татар кешенең татар китапларына карашын формалаштырадыр да инде...
Ә “Җыен” фонды инде егерме елга якын кирәкле һәм файдалы татар китаплары чыгару белән шөгельләнә. Ул милли күтәрелеш чорында татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән оешкан. Аның башлыгында шагыйрь Разил Вәлиев һәм реңиссер Дамир Сираҗи тора. Агымдагы эшләр белән Фоат Рафиков җитәкчелек итә. Фонд җитәкчелеге “Шәхесләр” сериясе астында чыккан китапларны милләт өчен иң әһәмиятлеләре дип саный.


Бу сериягә кергән китаплар һәр чор кешесе өчен кызыклы һәм файдалы булып калачак. Чөнки алар Шиһабетдин Мәрҗани, Фатих Кәрми, Ризаэтдин Фәхретдин, Карл Фукс, Һади Атласи, Газиз Гобәйдуллин кебек мәшһүр кешеләргә багышланган . Шушы көннәрдә “шәхесләр” сериясенең 15 нче китабы дөнья күрде. Аларның кайберләре бүген библиографик булып калган. Мәшһүр шәхесләр исемлегендә Илһам Шакиров та бар. Хәзерге вакытта атаклы энөиклопедист, галим Рәис Даутов турында китап эзерләнә. “Җыен” фонды җитәкчелеге киләчәктә С. Сәйдәшевка багышланган китап чыгарырга ниятли. Шулай ук балаларны да чиләтеп үтмичә, алар турында да китаплар чыгару күздә тотыла ди китаплар чыгаруда катнашкан Миркасыйм Госманов. Ул “Шәхесләр” сериясенә кергән китапларны файдалы һәм уңышлы дип саный. Сәбәбен болай аңлата:


Ул шәхесләрнең яшәгән һәм иҗат иткән урынныры Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяга таралган. Чит ил архивларнда әле беркемнең кулы тимәгән чыганаклар саклана. Бүгенге көндә Казан Дәүләт университеты һәм Милли китапханә тирәсендә тупланган галимнәр шул архивлардан материаллар эзләп табып, китапларны баетуда катнашалар.

Танылган кешеләр турындагы китаплар шәхеснең 40-50 фоторәсеме белән башлана. Монда биографик мәгълүмат, аның хезмәте, ул шәхес турыдагы мәкаләләр урнаштырыла. Китап язганда архив документлары, Милли һәм Лобачевский исемендәге китапханә архивындагы материаллар кулланылган.


Китапларны чыгару идеясе язучы, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевка килә. Аның өчен дә Җыен” фондының “Шәхесләр” сериясе аеруча кадерле:


Бүгенге көндә “Шәхесләр” – “изн замечательных людей” сериясендәге китаплар – Русиядә иң күп укылган, иң популяр китаплар. Димәк, һәрбер халык үзенең күренекле шәхесләре белән кызыксына, аларны беләсе килә.


Без соңгы елларда үзебезнең тарихыбыз белән кызыксына башлады. Бу бик әйбәт. Әмма фәнни тел белән язылган тарих китапларын гади халык аңламый да, укымый да, чөнки аның өчен әзерлек кирәк. Чит илгә баргач, халыкны белү өчен иң беренче чиратта кемнәрегез бар дип сорыйлар. Ничә тонна нефтегез бар дип тә сорамыйлар, милләтегезнең нинди күренекле кешеләре бар диләр. Шуларны санап үтәр өчен генә булса да кирәк мондый китаплар. Глобальләшү чорында без бит инде дөньяга чыгарга телибез. Дөньяга чыгар өчен, үзеңне белдерү өчен иң беренче син үзеңне белергә тиеш. Халык үзенең байлыгын, рухи хәзинәләрен, үзенең бөек, күренекле шәхесләрен белмичә торып, ничек итеп үзен дөньяга чыгара алсын?! – ди Разил Вәлиев.


Фонд чыгарган һәр китап 2000 тираж белән чыга. Алар күбрәк мәктәпләргә, китапханәләргә, аерым кешеләргә бушлай таратуга юнәлгән. “Җыен” фонды үзенең баскан китапларын тарату юлы белән хәйриячелекнең бер формасын тапты. Киләчәктә дә шул юнәлештә эшләячәкбез, - ди фонд җитәкчесе Фоат Рафиков.

Ә 30 майда көндезге сәгать өчтә Милли китапханәдә “шәхесләр” сериясендә чыккан китапларны укучыларга тәкъдим итү булачак.

XS
SM
MD
LG