Билгеле булганча, соңгы айларда Амур җитәкчелегендә эшләүче казанлыларга, аерым алганда Амур губернаторы Николай Колесов, вице-губернатор Гүзәлия Минкина, Амурдагы министрлар Андрей Белов, Рамил Тураев, Сергей Осянинга карата җинаять эше кузгатылды. Алар хезмәт урыннарын үз файдасына кулланган дип билгеләнә. Хокук яклаучылар исә, бу чиновниклар Казандагыча эшләгән, әмма Амурда болай эшләү өчен алар җаваплылыкка тартылган, ди. Шуңа башка түрәләрне дә Амурга җибәрергә кирәклеген әйтәләр һәм “Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, хокук яклаучылар махсус акция башланган. Алар чиновникларны Амурга җибәрү өчен халыктан билетка акча җыя. Оешма җитәкчесе Дмитрий Бердников Казаннан аермалы буларак, Амурда корупция белән көрәшә беләләр дип саный.
“Коррупция белән көрәшү турында күп сөйләнсә дә, чынлыкта югары җитәкчеләрнең бу сүзләре тормышка ашканы юк. Һәм Татарстанда хокук саклау оешмалары тарафыннан да бер генә дә өре шундый гаепләрне ачыклаганы мәгълум түгел. Амурда хокук саклаучылар хакимият басымы астында эшләми бугай. Коррупциягә каршы көрәш анда яхшы бара. Шуңа безнең Татарстан чиновникларын Амурга җибәрергә кирәк", ди Бердников.
Беренче карашка шактый көлке тоелса да, акциядә катнашырга теләүчеләр шактый күп икән. Хәтта инде Русиянең башка шәһәрләрендә дә кызыксына башлаганнар.
Бердников мондый акцияләр бер көнлек кенә булмаска тиеш, ә даими алып барылуы зарур, ди.
“Татарстанда бер генә дә зур яңгыраш алган чиновникларның гаебе табылганы юк. Хәтта бездә республика казнасы акчасын максатчан кулланмау очраклары шактый булса да”, дип өсти Дмитрий Бердников.
Ә менә сәясәтче Рәшит Әхмәтов Русиядә коррупция, урлау белән көрәш мөмкин түгел, ди
“Бөтен җирдә Русиядә бер төрле урлыйлар һәм монда искитәрлек бернәрсә дә юк. Бу йөзләрчә еллар килгән гадәт. Колесовтан соң да шундый ук кеше киләчәк. Коррупция ул Русиянең гадәти бер күренеше”, ди ул.
Аның фикеренчә, Амурда казанлыларга карата җинаять эше кузгату да ул коррупциягә каршы көрәш түгел, ә тәхет өчен көрәш.