Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман академиклар Казанга файдамы?


Татарстан фәннәр академиясы президенты Әхмәт Мазһаров.
Татарстан фәннәр академиясы президенты Әхмәт Мазһаров.

Казанда Ислам дөньясы Академиясе җыелышы узачак. Ислам дөньясының ныклы үсешеннә багышлана. Аңа Нобель бүләге ияләре дә килер дип көтелә.

25-29 август көннәрендә Казанда Ислам дөньясы Академиясенең XVI фәнни җыелышы узачак. Ул: “Ислам дөньясының ныклы үсеше өчен фән, технологияләр, яңа ысуллар. Сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы», - дип атала.

Җыелышта эш телләре булып инглиз, француз, урыс, татар телләре торачак. Фәнни ачышлар һәм чыгышлар асылда табигый, төгәл фәннәргә бәйле булачак. Ислам дөньясы Академиясы шул юнәлештә эшли икән. Тик башка фәнни җыелышлардагы кебек дини хисләргә бәйләп һуманитар фәннәр, тарих, телгә, диннәр тарихына өстенлек бирелә алмый. Шулай да андый теманы үз итүчеләр өчен махсус түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Шулай ук ислам илләреннән килгән галимнәр “Кол Шәриф” мәчетендә җомга намазын да укыр дип көтелә. Катнашучылар арасында Нобель бүләге иясе Мөхәммәд Юныс та булыр дип оештыручылар көтә. Русиядәге шундый бүләк иясе Жорес Алферов килүе дә фаразлана.

Бу җыелышта Ислам конференциясе оешмасы, БМО, ЮНЕСКО вәкилләре дә булырга тиеш. Алар кайбер ислам илләренә хас булган фәнни яки техника ягыннан артка калганлыкны тикшерергә, ныклы, даими үсеш өчен аларга киңәшләр бирергә дә җыена.

Татарстан фәннәр академиясы президенты Әхмәт Мазһаров бу академия утырышы Казанда узуын Татарстан икътисады өчен дә файдалы, төшемле эш дип саный.

“Беренчедән, бу җыелыш безнең галимнәргә чит илләрдәге хезмәттәшләре белән аралашырга ярдәм итәр. Ә фән теле - ул халыкара, аңлаешлы тел. Химик - химикне, физик - физикне үз терминнары аша тиз аңлый. Безнең фән кешеләренә бу яңа ачышлар ясарга да, тәҗрибә тупларга да этәргеч була ала. Икенчедән теге яки бу илне ачуда, яңа файдалы мөнәсәбәтләрне коруда эшне фән кешеләре башласа, ул теләкләр тизрәк тормышка ашырыла ала. Фән җитештерү, сәнәгать, сәүдә юлларын тизрәк ача”, - ди Әхмәт Мазһаров.

Шулай ук Татарстан галимнәре мөселман илләрендә төшемле килешүләр, файдалы хезмәттәшлек тә таба ала. “Аеруча газ чыгару һәм нефтьчелек өлкәсендә безнең белем, тәҗрибә зур. Гарәп илләрендә исә нефть күп табыла. Татарстанның гамәли галимнәре шул юнәлештә үз проектларына аеруча тиз куллану таба ала ”, - дип исәпли Татарстан академиклары башлыгы Мазһаров.

Ә Татарстан фәннәр академиясенең тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Илдар Салихов ислам илләрендәге технологияләрнең артта калуын вакытлы нәрсә дип саный.

“Алар шактый вакыт Көнбатышка бәйле булып колониядә яшәде. Ә хәзер алар ирекле һәм үзләрен-үзләре кайгырта ала. Шуңа күрә ислам илләрендә фәнни ачышларга тартылу, яңaлыкларны куллану теләге көчле”, - ди ул.

Илдар Салихов, урта гасырларда, гарәп-мөселман мәдәнияте иң фәнни, белемле булып саналды, дип тә искәртә. “Көнбатышта инквизиция барганда, алар фәнне саклап калды. Ислам галәме бүген шул тарихи хәтерен ачарга тели”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG