Accessibility links

Төркиядә капитал-матбугат бәйләнешләре


Кыска вакыт эчендә Төркиядә ике ил күләм телевизор каналы белән ил күләм газетаның хуҗалары алмашты. Хуҗалары белән бергәләп аларның миссияләре дә үзгәрде. Моннан элек тә шундый хәлләр булгалый иде. Төркиядә 20’ләп ил күләм газета нәшер ителә. Бу газеталарны интернет аша да укып була. Әмма халыкта күберәк тә`сир калдырган нәрсә телевизия. Башкача әйткәндә телевизия тапшырулары тәэсирлерәк.
Ирекле дөньяда киң күләм мәгълүмат әсбапларына “дүртенче көч” диләр. Беренче мәгълүм хакимият, ягни хөкүмәт, кануннар чыгарылган парламент һәм гәделлекне, режимны саклаудан җаваплы юстиция. Ләкин халыкның мәнфәгәтен күзәтү өчен парламенттагы оппозицион партияләрнең эшчәнлеге генә җитми.Ә хөкүмәтне дә, кирәгендә парламентны да, дәүләт органнарын да, юстиция аппаратын да хәтта оппозицияне дә күзәтеп барачак журналистлар кирәк. Һәрбер киң күләм мәгълүмат әсбабының үзенә күрә миссиясе, сәяси юлы була яки үзен күрсәтергә тырыша. Чөнки укучы үз карашын чагылдырган газета, журналларны укый, үз дөнья карашын чагылдырган телевизия програмьаларын карый.
Инде бу атнада Канал Түрк телевизия ширкәтенең башка бер хуҗага сатылган булуы мәгълүм булды. Канал Түрк хөкүмәткә каты оппозициясе белән мәгълүм иде. Барлык оппозиционерлар бу каналда чыгышлар ясыйлар иде. Аның хуҗасы Тунҗай Өзкан хәтта митинга майданнарына чыгып АК партиягә каршы оппозиция оештыру белән дә мәшгуль булды. Ярый аны Руссиядәге кебек атып үтермәделәр. Капитал көчен кулландылар. Канал Түркнең байтак бурычы җыелган, 4-5 айдан бирле хезмәткәрләренә эш хакы да түли алмаслык хәлгә килгән. Чөнки аңарга бирелгән рекламалар бик кимегән. Мәгълүм телевизион ширкәтләре гомумән реклама керемнәреннән акча казаналар. Нәтиҗәдә Канал Түрк АК партия яклы эш куарлар Коза-Ипек Ширкәтләр группасына 30 миллион долларга сатылды. Шулай итеп оппозицион бер тавыш авызлыкланган булды. Канал Түркнең иске хуҗасы бу атнада бу турыдан тамашачыларга экранаша мәгълүмат биргәндә оппозициядәге Җөмһурият Халык Партиясе җитәкчесе Дениз Байкал да кайгыбызны уртаклашмады диде. Бер көннән соң Байкал “Уңышсызлыкының җаваплылыгын ҖХП-на йөкләмә” диде. Моннан элек тә АК партиягә оппозиция белдереп килгән АТВ телевизиясе белән "Сабаһ" газетасы да шулай ук АК партиягә якын торучы Чалык группасына сатылган иде.
Кыскасы ирекле базар системасында капитал матбугатны кабат җиңде. Ләкин АК партия яклылар ни генә эшләмәсеннәр, барлык киңкүләм мәгълүмат әсбапларын сатып алалмаячаклар. Димәк, түрәләр яратмаган тәнкыйтьләрне моннан соң да ишетеп, укып торырга мәҗбүрләр. Ә гомумән Русиядә, айрым алганда Татарстан белән Башкорстанда бу мөмкинме?
XS
SM
MD
LG