Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев эшен тикшерү тәмамланды


Башкортстаннан элекке сенаторы Игорь Изместьевка бәйле җинаять очракларын тикшерү тәмамланган.

Бу хакта атнакич көнне Изместьевның адвокаты Сергей Антонов хәбәр итте. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстаннан Русия Шурасында элек сенатор булган Игорь Изместьевка Русия прокуратурасының тикшерү бүлеге өстәмә гаепләүләрне дә әзерләп бетеп килә дип хәбәр ителгән иде. Хәзер ул гаепләүләр Русия Югары мәхкәмәсенә тапшырыла. Әлеге эш буенча барлык материаллар белән хәзер Игорь Изместьев үзе һәм аны яклаучы да таныша башлый.

Мәгълүм ки, Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе яңарак Игорь Изместьевны 16 июльгә кадәр тикшерү бүлегендә калдыру турында карар чыгарган иде. Башкортстаннан сенатор итеп сайланып, биш ел чамасы шушы югары кәнәфидә утырган һәм республика җитәкчелеге белән моңа кадәр дустанә мөнәсәбәтләрдә булган И. Изместьевка хәзер әллә күпме гаепләр тагыла. Иң соңгы гаеп итеп 2003 елда аның Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовны үтертергә маташуын да бәян иттеләр.

Соңгы бер елдан артык Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утырган Башкортстан экс-сенаторына хәзер террорчылыкта катнашу гаебе дә, 7 кешене үтертү, ике кешене үтертергә маташу, бер типографиягә ут төртү, Федераль иминлек хезмәте вәкиленә ришвәт бирергә омтылу кебек гаепләр дә тагыла.

Игорь Изместьев исә әлегә барлык гаепләүләрне дә кискен кире кага. Мәгълүм ки, Башкортстанның нефть комплексында үз бизнесы булган Игорь Изместьев бик бай эшкуар саналды. Мортаза Рәхимовның улы Урал белән дә бик якын дуслар булганлыгы билгеле иде.

Әллә күпме авыр җинаятьләрдә гаепләнүе сәбәпле, И. Изместьевка гомерлек төрмә җәзасы яный, дип белдерә тәҗрибәле хөкемдарлар. Изместьев эшенә бәйле, Мәскәүдән бер төркем тикшерүчеләр март ае азагында һәм апрельдә Уфага килеп, Урал Рәхимовтан да сорау алган иде.

Игорь Изместьев үзе дә, аны яклаучы да бу эшне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе түгел, ә Русия Югары мәхкәмәсе каравын тели. Әмма бу теләк канәгатьләндерелмәс кебек.
XS
SM
MD
LG