Accessibility links

Русия нефте Беларусны читләтеп узачак


Русия премьер-министры Владимир Путин Балтыйк торба үткәргеченең (БТС-2) икенче чираты төзеләчәген белдерде. Ул Беларус республикасын читләтеп узып, Европага нефть кудыртуны истә тота. Бу Минскига сәяси һәм икътисади яктан да авырлыклар китерәчәк.

Торба үткәргечне төзү турында сүзләр инде 2007 елдан бирле алып барылды. Ул чакта, ягъни моннан ел ярым элек, Русия белән Беларус арасында, нефть үткәргече нигезендә бәхәс чыккан иде. Хәтта Русия Минскины канунсыз рәвештә нефть алуда гаепләп, берничә көнгә аны кудыруны туктатып та торды.

Билгеле булганча, нефть “Дружба” дигән үткәргечтән Беларус аша Европага китә. БТС-2 төзелгәч, бу торбаның бер тармагы Беларуска җиткәч, борылып Усть-Лугага китәчәк. Билгеле яңа торба төзелгәч тә, хәзерге “Дружба” гамәлдә булачак, әмма Мински инде бу өлкәдә бердән-бер хуҗа, ягъни монополист булудан туктый.

“Русия бу транзитны төрлечә куллана алачак. Бер өлешен монда, икенчесен тегендә җибәрергә хокуклы. Бу әлбәттә Беларусның икътисади хәлен авырайта. Мински җитәкчелегенең ел дәвамында Венесуэлла, Иран, Әзербәйҗанда партнерлар эзләве, бу нәкъ Русиянең хәзер ясаган кискен адымы белән бәйле”, ди “Азатлык” радиосының беларус редакциясе хәбәрчесе Юрий Дракахруст.

Әлеге кадәр Көнчыгыш Европага нефть кудырту өчен Беларус аша юл бердәнбер иде. Һәм Беларус президенты Александр Лукашенко моның белән һаман куркыта килде.

Хәзер исә яңа үткәргеч Беларусны читләтеп узып, Русия төбәкләре - Брянски, Псков, Ленинградтан Усть-Лугага киләчәк. Нәкъ анда өре терминал төзеләчәк.

“Русиянең Балтыйк буе илләрендәге терминаллардан бәйcез буласы килә. Һәм нефть кудыртудан кергән акча нәкъ Русиягә калсын өчен эшләнә”, - ди аналитик Евгений Волк.

“Транснефть” әлеге торба үткәргечен төзү өчен 3 миллиард доллар акча тотачак.
XS
SM
MD
LG