Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократлар ярсый. Буш аларны нацистларны очындыручыларга тиңләде


Израильдә әйткән сүзләре өчен демократлар президент Бушны утлы табага бастырмакчы. Бер чыгышында ул демократ нәмзәт Обаманы нацизмны очындыручыларга тиңләгән ишарә ясады.

Демократлар һәрхәлдә шулай дип белдерә. Ак йорт исә Буш сүзләрен шулай тәфсирләүне кире кага.

Бәхәс асылда Бушның Израиль парламенты кнессетта ясаган чыгышындагы бер өзек тирәсендә бара. Анда ул Хәмас һәм Һизбулла кебек төркемнәрнең Израильгә карата дошманлыгы һәм Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад турында сөйләгән иде.

"Кайберәүләр, безгә террорчылар һәм радикаллар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк дип уйлый кебек. Безнең мондый ахмак иллюзияләрне инде элек тә ишеткән бар. Наци танклары 1939-нчы елда Польшага кергәндә, бер американ сенаторы "И Аллам, Һитлер белән алдан сөйләшә алган булсам, эш моңа кәдәр барып җитмәс иде", дип белдергән иде. Моны безгә ничек тиеш шулай атарга кирәк - бу тарих тарафыннан кабат-кабат кире кагылган явызның күңелен күрү гәдәте", дип белдерде кнессетта американ президенты.

Аның демократ көндәшләрен бу сүзләр чын мәгънәсендә ярсытты - эш шунда ки, президент ярышына чыккан төп нәмзәтләрнең берсе, Барак Обама, үзенең әгәр дә инде Ак йортка сайлана калса, Иран төсле Америкага дошмани илләрнең җитәкчеләре белән дә очрашырга әзер булуын әйткән иде.

Демократлар хәзер, Буш нацисларга тиңләүне нәкъ менә Обамага каршы һөҗүм ясау максатында кулланды дип исәпли. Демократ сенатор Жосеф Биден республикан президентның борычлы сүзләрен "чеп-чи ялган" дип атады.

Обама үзе бу уңайдан махсус белдерү ясап, Бушны "шом салу сәясәтенә" кушылуда һәм сәяси һөҗүм ясауда гәепләде.

Демократлар партиясенең бу мәсьәләдәге карашын ачыграк һәм тәфсилле итеп Вәкилләр пулаты җитәкчесе Нэнси Пелоси билгеләде:

"Бездә шундый тәртип, гәдәт бар - президент читтә булганда без аны тәнкыйтьләмибез. Һәм бу президент өчен дә шулай булырга тиеш дип уйларга мөмкин - ягъни читтә ул да американнарны тәнкыйтьләмәскә булдыра ала. Минемчә, президент эшләгән эш ул президент дәрәҗәсеннән түбән бер гәмәл булып тора", ди Пелоси һәм һәрбер җитди кеше Буш сүзләреннән читләшер дигән өметен белдерә.

Ак йорт бар бу фикер туфанына бары тик, Буш сүзләре аерым бер шәхесне күздә тотмый гына әйтелгән иде, дип белдерә. Президентның матбугат вәкиле Дана Перино, югары урынга дәгъвалаган нәмзәтләр кайвакыт бар дөнья алар тирәсендә генә әйләнә дип уйлый, дигән фаразын әйтте.
XS
SM
MD
LG