Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Федераль Сабантуй узды


Федераль "Сабантуй-2008"нең батыры исеме өчен көрәш мизгелләре
Федераль "Сабантуй-2008"нең батыры исеме өчен көрәш мизгелләре

18 майда Әстерханда Федераль Сабантуй - 2008 узды. Башта бәйрәмгә Русия һәм Татарстан президентлары да киләчәк дип әйтелсә дә, алар булмады.


Әстерханга Казаннан танылган артистлар, көрәш осталары һәм батырлар белән бер очкыч килде. Бу бәйрәм өчен җаваплы булган Татарстанның Бөгелмә районыннан да бер очкыч белән артистлар килде.

Татарстан вәкилчелеген Татарстан премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкләде. Әстерхан ягыннан өлкәнең губернаторы Александр Жилкин килгән иде.

Бәйрәм Әстерханның үзәк стадионында үтте һәм анда 30 меңнән артык катнашучы булган дип исәпләнә.
Татарстан сәнгать әһелләре оештырган бәйрәм тамашасы Сөембикә патшабикә ролендәге артист ханымның атка атланып чыгуы белән башланып китте.

Әстерхан татар милли мәдәни мохтәрияте рәисе Әнвәр Алмаев җирле җурналистлар белән аралашканда, аннан кем соң ул Сөембикә дип кызыксындылар.

Әстерхан милли бию ансамблендәге кызлар ногай һәм татар киемнәрен кигән иде. Алар Әстерхан татарларына гына хас милли татар көйләрен башкарды, биюләрен биеде.

Гомумән, бу федераль Сабантуйда әлеге милли бәйрәм өчен хас булган барлык ярышлар да үткәрелде. Әмма Әстерхан җиренең бер үзенчәлеге дә бар. Биредә дөя йөрешен үткәрергә теләгәннәр иде. Әмма соңгы көннәрдә генә бәйрәмнең урыны үзгәрү сәбәпле, ул булмый калды.

Сабантуйның Әстерханда Татарстан авылларына караганда да иртәрәк үтүен җирле вәкилләр бу якларга язның иртәрәк килүе белән аңлатты һәм май ахырында ук чәчүнең тәмамлануын әйттеләр.

Федераль Сабантуйга Русиянең 36 төбәгеннән һәм Әзербәйҗаннан татар җәмгыятьләре вәкилләре килгән иде. Көрәштә осталыклары белән танылган җирле кавказлы көрәшчеләр катнашса да, батыр булыр Казанның танылган спортчысы, чемпион Рөстәм Муханов калды.

Әстерхан татарлары өлкәдә халык саныннан караганда өченче урында тора дип санала. Соңгы җан исәбен алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә Әстерхан өлкәсендә 87 мең татар бар.

Киләсе елга Федераль Сабантуй Сембердә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG