Accessibility links

Кайнар хәбәр

FISU сынавы тәмам, ә “билгене” көтәсе


Tamer Kemal, Malumbete Michael Ralethe, Stefan Bergh, Jasnic Sinisa, Douvis Stavros, Isaato Igarashi.
Tamer Kemal, Malumbete Michael Ralethe, Stefan Bergh, Jasnic Sinisa, Douvis Stavros, Isaato Igarashi.

Татарстан җитәкчелеге FISU бәяләүчеләре алдында имтихан тотты, билгеләр 31 майда билгеле булачак.

Майның соңгы көне 2013 елгы Дөнья күләмендәге Универсиаданың кайда үтәчәген ачыклаячак. Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Гваң Җу шәһәрләре Казанның көндәшләре әлегә. Нәмзәт шәһәрләрнең мөмкинлекләрен тикшереп бәя бирүче төркем узган шимбә, якшәмбе көннәрендә Тататрстан башкаласында булды. Аңа кадәр алар әлеге ике нәмзәт кала белән танышкан иде инде.
Казанда булган вакытта бәяләү төркеме катнашкан бик күп чаралар арасында иң җаваплысы шәһәрнең техник мөмкинлекләрен тәкъдим итү иде. FISU төркеме алдында хөкүмәт башлыгы Миңнеханов, Казан мэры Метшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Бариев чыгыш хисап тоткач, өстәмә сораулар “сынау алу”ның дәвамы булып торды.
Халыкара студентлар спорты берлеге FISUның вице-президенты Stefan Berghны иң беренче чиратта Казан һава аланы һәм бу чара була калса, спортчыларны ташыячак рейслар кызыксындырды. Кайберәүләр әйтүенчә, нәкъ менә һава аланының заман таләпләреннән бик нык артка калуы 2011 елгы Универсиаданы оттыруга зур йогынты ясаган. FISU вице-президенты биргән сорауга Казан белән башка шәһәрләрне бүгенгә бәйләүче һава ширкәтләрен санаудан кала гайре җавап булмады. Бәлки FISU вәкилләре әлеге мәсьәләдә кемнәр белән сөйләшүләр алып барырга мөмкин дигән җавап көткәндер. Берничә көн эчендә генә дә Казанга дөньяның төрле кыйтгаларындагы 170 илдән мәшәкатьсез итеп 10-12 меңләп кешене китерергә һәм уеннар беткәч озатырга кирәк булачак. Моның өчен очкыч рейсларының бер-берсе белән бәйләнүе һәм һава аланының кабул итү мөмкинлекләренең кулай булуы да зур әһәмияткә ия. Ә һава аланына килгәндә исә, бу чара вакытында аның яңа проектының өлгесе дә тәкъдим ителде.
Универсиада Казанда үтә калса, үзе бер кечкенә шәһәргә торырдай, шулай ук 10 меңнән артык кеше яшәячәк, Универсиада авылыннан кала, тагын зур-зур спорт корылмалары төзеләчәк. Алар арасында су спорты корылмасы, 40 мең кеше сыйдырган футбол стадионы һәм башкалар бар. FISU вәкилләрен бу зур төзелешләр һәм башка социаль әһәмияткә ия корылмалар өчен акча бирәм дип торган инвесторларның кем икәнлеге кызыксындырды.
“Төп финанслау хөкүмәт бюджетының өч баскычыннан да булачак. Аннан да кала хосусый хезмәттәшлек тә көтелә. Төрле вакыфларның акчалары тотылачак. Шулай ук чит илләрнең фондларын җәлеп итергә уйлыйбыз. Безнең берничә хосусый-дәүләти хезмәттәшлек проектлары бар инде. Ул спорт корылмалары һәм сәламәтлек саклау биналары өчен каралган”,- диде Миңнеханов. Татарстан хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, Универсиада өчен махсус фонд-вакыф оештыралачак. Аңа Татарстандагы эре нефть табу, эшкәртү, нефтехимия һәм машина төзелеше ширкәтләренең керемнәре дә җәлеп ителәчәк.
Бәяләү төркемендә иң яше Көньяк Африка вәкиле Malumbete Michael Ralethe. Аңа 41 яшь. Аны бигрәк тә Казандагы иминлек борчый. Татарстан эчке эшләр министры Сәфәров әйтүенчә, Казанның халыкара зур чаралар үткәрүдә тәҗрибәсе бар инде. Универсиаданың Казанда үтү мөмкинлеге турында Русия эчке эшләр министры Нургалиев та белә. Һәм Казан җиңгән очракта иң югары дәрәҗәдәге иминлек чаралары күреләчәк.
Студентларның дөнья уеннарын Русия бер тапкыр гына- 1973 елда Мәскәүдә үткәрә. Әгәр Казан җиңә калса, нәкъ 40 елдан соң ул Татарстан башкаласында узачак.
FISUның бәяләү төркеме Казан белән танышып кайтып китте инде. Якшәмбе кичендә узган матбугат очрашуы вакытында бу төркем башлыгы Stefan Bergh Казанның игътбирга лаек якларын санады. Спорт корылмаларының күплегенә игътибар итте. Кунакларны урнаштыру һәм йөртү өчен Универсиаданы үткәргәндә канәгатьләнерлек планнар булуын әйтте. Шулай ук бу чараны Русия күләмендә һәм хакимиятнең барлык баскычларында да хуплаулары аларның күңелләренә хуш килгән.
XS
SM
MD
LG