Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент китапларын кем укый?


Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов
Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов әхлак турында яңа китабын бастырды. Китап язу Үзәк Азия җитәкчеләренең яраткан шөгеленә әйләнеп бара.


Дөресен әйткәндә, халык бу китапларны "кеше укымый торган китап" дип атый. Түрәләр исә бастыруын дәвам итә.

Ислам Кәримовның соңгы китабы "Әхлак ул җиңелмәс көч" дип атала. "Соңгы" сүзе бу очракта төрттерү түгел. Кәримов Үзәк Азиядә иң мул язучыларның берсе. Аның китаплары 30 миллион данә күләмендә таралган.

Узган атна үзбәк телевидениесендә китапны тәкъдим итү вакытында Кәримовның яңа китабы Сократес чорыннан бирле фәлсәфә һәм әхлак турында иң яхшы китап дип аталды.

"Бар заманнарда да югары әхлаклы шәхесләр башта үз халкының, аннары бар кешечелекнең рухи җитәкче булган. – ди үзбәк шагыйре Мәхмүт Таһир. – Бу китап бер яктан дөнья үсешенә, икенче яктан үзбәк иленең һәм эшчән халкының киләчәгенә күз сала."

Кәримовның бу китабы да, башкалары шикелле, укыту програмнарына кертелер сыман. Югары уку йортларында студентлар, нинди белгечлек үзләштерүгә карамастан – ветеринармы ул, инженермы – юлбашчы китапларын белергә тиеш.

Бу хәл Үзәк Азиянең башка республикаларына да хас. Һәр түрәнең кимендә "чыгышлар һәм мәкаләләр җыентыгы" бар.

Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев дистәләгән фәнни мәкаләдән тыш тагын ике китап авторы. Берсе "Бәйсезлек стратегиясе", икенчесе "Евразия йөрәге" дип атала.

Таҗикстан президенты Эмомали Рахмоновның таҗик тарихы турында берничә китабы бар. Алар әлегә укыту програмына кертелмәгән, ләкин һәр түрә аларны үз бүлмәсендә йә өендә тота.

Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов вазыйфасына керешеп берничә ай үтүгә илнең сәләмәтлек системы турында беренче китабын бастырды.

Шулай да, бу җитәкчеләрнең берсе дә әлегә Төркманбашы белән ярыша алмый. Сапармурат Ниязовның Рухнамәсе хөкүмәт урыннарында, һәр мәчет, чиркәүдә, бала бакчасыннан алып университетка кадәр уку програмына кертелгән иде. Ашгабат үзәгендә бу китапка зур һәйкәл куелган.

Кәримов та үз китапларын гади халыкка тагырга тырыша. Ниязовтан аермалы буларак, аның китапларында сәяси өндәү бар.

2005 ел Андиҗан вакыйгаларыннан соң ул "үзбәк халкы беркайчан да беркемнән дә бәйле булмаячак" дигән китабын чыгарды.

Ул чакта хокук яклаучылар Әндиҗанда йөзләгән кешенең үлеме өчен хөкүмәтне гаепләгән иде. Кәримовның китабы аларга үзенә күрә җавап булды.

Белгечлөр фикеренчә, әхлак турында соңгы китабы белән дә Кәримов уңайсыз хәлдә калырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG