Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократ намзәтләр ике штатта көч сынаша


Сишәмбе көнне Американың Кентакки һәм Орегон штатларында президентлыкка дәгъва иткән ике демократ намзәт беренчел сайлауда катнаша. Фикер белешүләргә караганда, Кентаккида сенатор Һиллари Клинтон алда бара, Орегонда сенатор Барак Обаманың җиңү ихтималы зуррак.

Күзәтүчеләр фикеренчә, бу ике штаттагы сайлауларның соңгы нәтиҗәгә - ноябрьдә кемнең демократлар намзәте булачагына тәэсир итү көче бик аз. Клинтонның демократлар корылтаенда Обамадан күбрәк тавыш җыю ихтималы бик кечкенә дип фаразлана.

Республиканнар намзәте сенатор Джон МакКейн булачагы билгеле.
XS
SM
MD
LG