Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: башта мәшрикъ, аннары мәгърип


Русия президенты Медведев беренче рәсми сәфәр белән бу атнада Казахстан һәм Кытайга, киләсе атнада Германиягә бара. Көнчыгыштан башлавы очраклы түгел, ди күзәтүчеләр.

Күзәтүчеләр Медведевны Путин белән чагыштырганда аны “Көнбатыш карашлырак” дип бәяләргә ярата. Әммә беренче рәсми сәфәре итеп ул мәгърипне түгел, ә мәшрикъне сайлады. Кайбер күзәтүчеләр монда тирән мәгънә күрә.

"Ул башта Көнчыгышка барып, Русия өчен Көнчыгыш Көнбатышка караганда әһәмиятлерәк дигән сигнал бирә, - ди Маша Липман, Мәскәүдәге Carnegie үзәге белгече.

Русия Казахстан белән һәрчак дустанә мөнәсәбәтләрдә булды. Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Русия тәхетендә кем утыруга карамастан, аның белән яхшы мөнәсәбәтләр кора алды. Медведев белән дә шулай итәчәк, ди Сугыш һәм Тынычлык хәбәрләре институты белгече John MacLeod.

Эш президентлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә генә түгел. Казахстан ягулык ятмаларына бай. Моның белән Көнчыгыш та, Көнбатыш та кызыксына.

"Русия дә, Көнбатыш та Казахстан белән яхшы мөнәсәбәт тели, Казахстан җитәкчеләре моны аңлый, - ди Маша Липман. - Көнбатыш Казахстандагы кеше хокуклары һәм демократия торышына җиңелрәк карарга ризалашты. Чөнки энергетика тармагында җитди көрәш бара."

Казахстан парламенты депутаты Камал Борханов Медведевның беренче итеп Казахстанга килүен табигый, дип саный.

"Моның белән ул Русиянең геосәяси мәнфәгатьләрен шәрехли, - ди Борханов. – Медеведев Казахстанны якын, ышанычлы, дустанә ил дип саный, бу бик мөһим вакыйга."

Кытайга булачак сәфәре вакытында да Медведев бу илнең энергиягә мохтаҗлыгын истә тотыр дип көтелә. Русия һәм Кытай хөкүмәтләре ике ил арасында нефть үткәргече төзү ихтималын тикшерә. Үткәргечнең юлы әле төгәл хәл ителмәгән.

Киләсе атнада Медведев Германиягә бара һәм анда алман канцлеры Ангела Меркель белән очраша. Ләкин күзәтүчеләр фикеренчә, ул моңа кадәр Казахстан белән Кытайга сәфәр ясап, Русиянең бүгенге мәнфәгатьләре мәгъриптә түгел, ә мәшрикътә икәнен күрсәтә.


XS
SM
MD
LG