Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар -Башкорт Сабантуйлары


Киләсе атнада 30-нчы майда Истанбулдагы Башкортстан вәкилчелегенең инициативасы белән Истанбулның Султанәхмәт майданында Башкорт Сабантуе үткәреләчәк. Бу йолага Башкорстанның яңа премьеры Уфадан бер очкыч сәнгатькәр белән киләчәк дигән хәбәрләр бар.

31-нче майда исә, Истанбулда Татарстан вәкилчелеге инициативасы белән һәр елдагыча Истанбулның Белград урманында Сабантуй үткәреләчәк. Бу йолага мәдәният министры һәм премьерның урынбасары катнашачак дигән хәбәрләр бар.

Шул ук Сабантуй 1-нче июньдә Күтәһиядә кабатланачак. Шул ук көнне исә Коҗаели Кырым татарлары оешмасы Сапанҗа күле янында зур бер Тәпрәш, ягъни Сабантуй үткәрә.
Нигәдер, татар-башкортлар хәтта Кырым татарлары шушы бәйрәмне уртаклаша алмыйлар. Бу ызгышка башка берәүләр кулларын сыйпап, көлеп, шатланып кына карыйлардыр.
XS
SM
MD
LG