Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили җиңүен белдерә


Саакашвили үз партиясенең парламентта зур күпчелеккә ирешүен әйтте. Оппозиция сайлау нәтиҗәсен хәрәмләшү дип атады.

нәтиҗәләргә караганда, президент Михаил Саакашвилинең Милли хәрәкәте 60% тавыш җыеп беренче урында бара. Берләшкән оппозиция блогы 14% чамасы казанган.

Мондый күп тавыш җыйганыбызга мин үзем дә гәҗәпләндем, диде Саакашвили Reuters агентлыгына. Әлегә төгәл нәтиҗәләр юк, ләкин Милли хәрәкәтнең парламентта конституцион күпчелек алу ихтималы зур, дип өстәде ул.

Андый күпчелеккә ирешү өчен парламентта 150 урынның 2/3-сен алырга кирәк. Депутатларның яртысы 5% киртәне үткән партияләрдән, яртысы - бер мандатлы бүлгеләрдән сайлана.

Елекке тышкы эшләр министры, Милли хәрәкәт вәкиле Давид Бакрадзе парламентның яңа рәисе булыр дип көтелә. Чәршәмбе кичендә exit-poll нәтиҗәләре игьлан ителүгә ул болай диде:

"Әлбәттә, безнең реакция уңай, - диде хакимияттәге партия вәкиле. – Милли хәрәкәт белән безнең көндәшләр арасындагы тавыш аермасы халыкның күпчелеге Милли хәрәкәтне хуплавын күрсәтә".

Оппозиция бу нәтиҗәне шундук кире какты. 9 партияне берләштергән оппозиция блогы җитәкчесе Давид Гамкрелидзе exit-poll нәтиҗәләре чынбарлыкны чагылдырмый диде.

"Exit-poll нәтиҗәләре бары тик хөкүмәт теләген, хакимияттәге партия һәм Саакашвили теләген чагылдыра, - диде оппозиция җитәкчесе. - Чынбарлык тәмам башка, чынбарлыкта алар җиңелде".

Чәршәмбе кич тавыш бирүдән соң һәм пәнҗешәмбе иртәсендә оппозиция вәкилләре Тифлис урамына чыгып үзләренең җиңүен белдерде. Җитәкчеләр 10 меңнән артык кеше килә дисә дә, бу сан 3-5 меңнән артмады. Оппозиция рәсмиләрне хәрәмләшүдә гаепләде, нәтиҗәне көчтән чыгарып яңа сайлаулар үткәрергә чакырды.

Сайлау комиссиясе игьлан иткән беренчел нәтиҗәгә күрә, 5% киртәне тагын ике партия үтә: христиан-демократлар 8%, лейбористлар 6% чамасы җыйган.

Төгәлрәк рәсми нәтиҗәләр җомга көнне көтелә.


XS
SM
MD
LG