Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эре татар авыллары берләшә башлый


Хәйдәр Ишкин Пенза ягыннан килгән. Иверкин районы Дөмә авылы идарәсе башлыгы.
Хәйдәр Ишкин Пенза ягыннан килгән. Иверкин районы Дөмә авылы идарәсе башлыгы.

Русиядәге зур татар авыллары берләшмәсен корылып, җитәкчесе булып Кәзим Дебердиев сайланыр дип көтелә. Тик татар авылларында тормыш авыр, ди.

Җомга көнне зур татар авыллары вәкилләре Татарстанда очрашa. Русиядән 107, Татарстаннан 33 татар авылы җитәкчеләре Татарстандагы Актаныш районында очрашуда катнашырга чакырулы. Башкортстаннан да 42 татар авылы вәкилен чакырганнар. Аларның максаты Русиядәге зур татар авыллары берләшмәсен кору. Аның җитәкчесе Кәзим Дебердиев булыр, дип көтелә.

Бу нисбәттән татар конгрессы хезмәткәре Марс Тукай татар авылларын берләштерү турында идеясы турында хәбәрчегә сөйләде. Эшне эре авыллардан башларга булганнар. Тукай Пенза өлкәсендәге шушы Дебердиев идарә иткән Әләзән атлы зур авылны “данлыклы”, дип атый. Аларның эше уңай бара, кешеләре урыслашмыйча мул яши ди: диниләр, байлар, аеклар икән. Тик Пенза - Пензадан аерыла шул. Менә Хәйдәр Ишкин да Пенза ягыннан килгән. Иверкин районы Дөмә авылы идарәсе башлыгы. Ул исә авыл кешеләренә авыр, эш эзләп акчалы Мәскәүгә китәләр, ди. “Авыл картая бара”, - дип борчыла. 1859 елда авылда дүрт мәчет булган, хәзер икәү икән. Әләзәндә исә мәчет-мәхәллә саннары арта икән.

Ә Ләйлә Мөхәммәтшинә Омск өлкәсендәге Үләнкүл авылы идарә башлыгы. Ул да авылда тормыш авыр ди. “Утын, күмер ягабыз. Матди проблемалар бар”,- ди ул.

Акчалары аз булса да, Омски ягындагы бу авылда милли мәдәниятне сакларга телиләр. “Мәктәпләрдә туган теле дәресләре вакыты кыскартыла. Милли мәдәният зур чыгым сорый. Мин Татарстаннан ярдәм сорар өчен килдем”, - ди. Җитмәсә, алар яраткан “Яңа гасыр” телканалын тәлинкә аша карау да кыенлашкан. “Татарстан-Омск” партнерлык җәмгыяте ярдәм иткән. Татар мәдәни мәркәзе ачып шунда тагын бер махсус тәлинкә алып куйганнар. Шуннан татарча концерт карыйлар. Тик үләнкүллеләр һәр йортта да бушлай Яңа гасыр каналын карап булсын иде дип тели.

XS
SM
MD
LG