Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Каравон” бәйрәме үтте


Урыс фольклоры бәйрәме “Каравон”га быел башка еллар белән чагыштырганда күбрәк кеше килгән иде.

Шимбә көнне бу бәйрәм Лаеш районы Русское Никольское авылында үтте. Бу бәйрәмне дә совет торгынлыгыннан соң иң беренче тапкыр моннан 16 ел элек әлеге авыл кешеләре үткәргән булган. Бу бәйрәмгә Татарстан, Чуашстан, Мордва, Удмуртия һәм һәм башка төбәкләрдән 70-ләп сәнгать төрке килгән иде.
Быел бу авылдагы нәкъ шундый ук исемле- “Каравон” дип аталган фольклор төркеме оешканга 20 ел тула. Шул уңайдан бәйрәм чарасында катнашкан Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аларга президент исеменнән истәлекле бүләк һәм шифаханәгә юлламалар тапшырды.
Русское Никольский авылында бу бәйрәмнең 300 еллык тарихы бар. Элекке заманнарда беренче көнне чиркәүдә гыйбадәт кылганнар. Икенче көнне авыл кешеләре аны өйләрендә үткәргән. Өченче көнне урамга чыгып җырлар җырлап, үлгәннәрне искә алып, мул уңыш сорап бәйрәм иткәннәр.
XS
SM
MD
LG